Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВның Яңа ел котлавы

30 декабря 2021, 13:19

116

0

0

Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВның Яңа ел котлавы

Хөрмәтле әгерҗелеләр, районыбыз кунаклары! Сезне якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән ихластан котлыйм.

Иң якты, матур, тантаналы һәм күңелле бәйрәмгә санаулы көннәр генә калып бара. 2021 ел да тарихка кереп калачак.

Ул гадиләрдән булмаса да, без сынауларга бирешмәдек.Авырлыкларны җиңеп, Яңа елга ышанычлы адымнар белән атлап керүгә һәркем үзеннән лаеклы өлеш кертергә тырышты. Бергә булганда без тагын да зуррак уңышларга ирешергә сәләтле.

2022 ел сөенечле вакыйгалар бүләк итсен, бар хыял-өметләрегез чынга ашсын. Йортларыгызда җылылык һәм тынычлык, ярату һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен. Сәламәт булыгыз, бәхет, уңышлар, матур киләчәк телим сезгә.

Яңа ел мөбарәк булсын, хөрмәтле райондашлар!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев