Район җитәкчесе Корбан гаете белән котлады
31 июльдә – Корбан гаете.
Корбан бәйрәме күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм, бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, өлкән буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтергә чакыра.
Изге бәйрәм белән котлап, һәр йортка шатлык, иминлек, муллык телибез. Кылган догаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз һәм чалган корбаннарыбыз кабул булсын.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Азат ВӘЛИЕВ.
Нет комментариев