Район җитәкчесе ветеринарларны котлады
Район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев район ветеринария берләшмәсе коллективын һөнәри бәйрәмнәре – Татарстан ветеринариясе көне белән котлады.
Район җитәкчесе район дәүләт ветеринария хезмәте урнашкан бинада булып, әлеге тармак эшчәнлеге белән якыннан танышты, хезмәт шартларын күзәтте. Ветеринарларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, ике хезмәткәргә – Тирсә участогы ветеринария пункты мөдире Динә Нурмиевага һәм Көчек участогы ветеринария пункты мөдире Галина Сергеевага Мактау грамоталары тапшырды.
Нет комментариев