Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Саклаучы да, яклаучы да – әти

25 мая 2018, 15:04

120

0

0

Саклаучы да, яклаучы да – әти

Кырынды авылында яшәүче безнең өчен бик кадерле булган улым, әтиебез, бабабыз Рәис Сөббух улы Яхинны 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Улым! Миңа күрсәткән кадер-хөрмәтең, рәхим-шәфкатең өчен мең рәхмәт! Тормыштагы борчу-шатлыкларны уртаклашып яши белүче көчле рухлы, зур хөрмәткә лаек кадерлебезнең күңел киңлегенә яши-яши сокланабыз. Киләчәктә дә күңел җылыбызны тоеп, кадер-хөрмәткә төренеп, бәхет-шатлыкка күмелеп сау-сәламәт булып озын гомер кичерүен телибез.

Тормышыбызны ямьләп, күңелләребезне җылытып, безне кайгыртып, булышып торучы хезмәт сөючән, алтын куллы әтиебез – терәгебез, ышанычыбыз. Киңәшче һәм ярдәмче булырдай кадерле кешебез булганга үзебезне бик бәхетле тоябыз.

Әти йорты – ышанычлы нигез,

Әти булган йортта – бәрәкәт.

Саклаучы да, яклаучы да – әти,

Шуның өчен сиңа мең рәхмәт!

Иң изге теләкләр белән әниең Мөнәвәрә, балаларың Ләйсән–Ленар, Руслан–Юлия, оныкларың Илнур, Азалия, Максимилиан, Рианна.

ххх

Кырындыда гомер кичерүче хөрмәтле кодабыз Рәис Сөббух улы Яхинны 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: һәрчак шулай көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын!

Тормышыбызга ямь өстәп, кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларың, якыннарыңның игелеген күреп озын гомер кичерергә язсын Ходай. Синең нык тазалык, көтелмәгән шатлык-куанычлар белән мул тормышта яшәвеңне телибез.

Хөрмәт белән кода-кодагыең Зөһрә–Фәрит, балалар Марсель–Раилә, Эмилия, Аливия.

Ххх

Кадерле туганыбыз Рәис Сөббух улы Яхинны 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сиңа нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхетле еллар телибез. Кадерләп үстергән балаларыңның, яраткан оныкларыңның уңышларына куанып рәхәт яшә!

Син – туганнарың өчен киңәшче, олы терәк. Ярдәмчел, мәрхәмәтле, киң күңелле булганың өчен бик зур рәхмәт сиңа.

Яз аенда тугангамы

Күңелеңдә һәрчак изгелек.

Кылган яхшылыгың киреп кайтып

Мәңге яшә күреп изгелек.

Иң изге теләкләр белән Тирсәдән Рәшит–Рафилә, балалар, оныклар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев