Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Шаршады авыл җирлеге башлыгына – алтмыш

    --, 14 июнь 2019 - 14:03
    487
    0
    1

    Хөрмәтле Шаршады авыл җирлеге башлыгы Вәсил Харрас улы Баһаутдиновны ихлас күңелдән күркәм юбилее котлыйбыз.

    Бәйрәмегез Сезгә бары куанычлар гына китерсен. Гомерегезнең һәр көнен сәламәтлек, күңел тынычлыгы, йөрәккә яшәү көче өстәүче уңышлар белән каршылагыз. Авылдашларның ихтирам-хөрмәтен, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп яшәгез.

    Сәламәтлек Сезне ташламасын,

    Гаиләдә булсын бөтенлек.

    Без телибез Сезгә чын күңелдән

    Озын гомер, бәхет, иминлек.

    Хөрмәт белән Шаршады авыл җирлеге Советы хезмәткәрләре.

    ххх

    16 июньдә Шаршады авылында гомер кичерүче сөекле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез һәм бабабыз Вәсил Харрас улы Баһаутдиновка 60 яшь тула.

    Гаиләбезнең алтын баганасы, барыбызның олы терәге һәм ярдәмчесе булган кадерле кешебезне туган көне белән ихластан котлыйбыз.

    Әниебез белән без – дүрт кызга гомер бүләк итеп, яратып, сөеп үстергәнең өчен мең рәхмәт сиңа, әти. Гомер буе җаваплы хезмәттә булсаң да, син гаиләң өчен өзелеп яшәдең. Әти булган йортның нигезе нык, табыны мул, диләр. Без дә гөл-чәчәкләргә күмелгән йортыбызда, тату, үрнәк гаиләдә үсүебезгә бик сөенәбез.

    Әтиебез, сиңа бездән иң зур теләк – саулык. Ә тән сихәтлеге ул – озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңел тынычлыгы. Җаваплы, тынгысыз эшеңдә уңышлар юлдаш булсын, хөрмәтең артсын. Сәламәт бул, кадерлебез, әниебез белән ак чәчәкле гомер көзегезгә кадәр сөенеп-шатланып, сәламәт булып, безне каршы алып яшәргә язсын.

    Рәхмәт, әткәй! Бу дөньяда

    Булганың өчен рәхмәт!

    Безне саклап-яклап торган

    Кулларың өчен рәхмәт!

    Ходай сиңа озын гомер

    Гомерлек шатлык бирсен.

    Кайгы-хәсрәтсез тормыш,

    Бәхетле көннәр бирсен.

    Иң матур теләкләр белән әниебез Раушания, кызларың Руфинә–Рамил, Рәзинә–Марат, Алинә, Алия, яраткан оныкларың Камил, Әмирхан.

    ххх

    Шаршады авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Шаршады авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче Вәсил Харрас улы Баһаутдиновны 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

    Унтугыз ел бергә эшләү дәверендә Сезнең кешелекле, оста, тыйнак, зирәк булуыгызга, тәртип, төгәллек яратуыгызга соклана идем. Һәр хезмәткәр турында кайгыртып, барыбыз белән уртак тел табып эшләдегез. 60 яшь тулган көндә Сезгә сәламәтлек, парлы гомер, балаларыгыз тормышына куанып гомер кичерүегезне, алга таба да елларга бирешмичә эшләвегезне телибез.

    Сезгә хөрмәт белән Гөлсөяр–Зөфәр Ваһаповлар.

    ххх

    Шаршадыда яшәүче хөрмәтле кодабыз Вәсил Харрас улы Баһаутдиновны 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

    Безнең өчен генә түгел, туганнарың, дуслар өчен дә олы терәк һәм ярдәмчел син. Эшең тынгысыз, бик җаваплы, зур сабырлык сорый торган булса да, син һәркемгә булышу җаен табасың, ярдәмгә ашыгасың. Сиңа эшеңдә уңышлар, иминлек, бәхет, күңел күтәренкелеге телибез. Тормышыгызны шатлыклы хәбәрләр, сөенечләр генә бизәсен. Алда яулыйсы үрләрең биек, көтелмәгән сөенечләрең күп булсын. Хыял-теләкләреңнең һәркайсы чынга ашсын.  Синең сәламәт булып, якыннарыңның кадер-хөрмәтен тоеп, күңел тынычлыгы белән тигезлектә озак яшәвеңне телибез. Балаларыгыз, оныкларыгыздан яхшы хәбәрләр генә ишетеп, сөенеп яшәргә язсын.

    Кайчан килсәк ишегегез ачык,

    Сезнең белән яшәү – бер рәхәт.

    Аралашып яшик шулай мәңге,

    Барысы өчен сезгә мең рәхмәт!

    Иң изге теләкләр белән кода-кодагыйларың исеменнән Дилүсә Фәйзуллина.

    ххх

    Шаршады авылында яшәүче Вәсил Харрас улы Баһаутдиновны юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

    60 яшь тулган көннәрдә дә син һәрвакыт җитез, авырлыкларга бирешмәс көчле, уңган кеше булып, күпләргә үрнәк һәм терәк булып гомер кичерәсең. Тормышның ямен-тәмен белеп, якыннарыңа рәхим-шәфкатеңне мулдан өләшеп, матур яши белүең сокландыра.

    Бәхетле мул тормышта, тигезлектә, сау-сәламәт булып, балалар, оныклар игелеге күреп, Раушания белән хәерле озын гомер насыйп булсын.                            

    Зур ихтирам-хөрмәт белән Сания, Алия, Лилия, балалар.

     

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: