Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

ШАТЛЫК БЕЛӘН ҮТКӘР КӨННӘРЕҢНЕ

24 августа 2018, 10:02

225

0

0

ШАТЛЫК БЕЛӘН ҮТКӘР КӨННӘРЕҢНЕ

Әгерҗедә яшәүче яраткан төпчек кызыбыз, кадерле сеңлебез Ләйсирә Рәфис кызы Шакированы 45 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Тормышың якты, шатлыклы мизгелләргә бай булсын, һәр туар таң бары шатлыклар алып килсен. Ходай сине тазалыктан, күңел тынычлыгыннан аермасын. Балаларыгызның рәхәтен күреп, дөньяның матурлыгын тоеп, киявебез Камил белән тигезлектә бәхетле яшәгез.

Ходай насыйп итеп безгә алдагы көннәрдә дә бергә-бергә гомер итәргә, шатлык-сөенечләрне, борчуларны уртак итеп яшәргә язсын. Һәрчак шулай кунакчыл, туган җанлы, тыйнак, мәрхәмәтле булып кал, сеңлебез.

Озын гомер насыйп итсен Ходай,

Игелекле булсын тормышың.

Янәшәңнән пар канатың барсын

Тоеп һәрчак кайнар сулышың.

Котлыйбыз сине туган көнең белән,

Теләгебез шул: озын гомер ит.

Шатлык белән үткәр көннәреңне,

Гүзәл хисләр белән бизәп үт.

Иң матур теләкләр белән әти-әниең, Борһаниевлар, Халиковлар, Гобәйдуллиннар гаиләләре һәм безнең балалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев