Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

СИН – БЕЗНЕҢ ТЕРӘГЕБЕЗ

29 августа 2018, 09:54

249

0

0

СИН – БЕЗНЕҢ ТЕРӘГЕБЕЗ

Иске Эсләктә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабакаем Рафаиль Габдулла улы Камалиевны 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Тормыштагы борчу-шатлыкларны уртаклашып яши белүче көчле рухлы, олы хөрмәткә лаек җәмәгатем.

Син – минем терәгем, мин – синең йөрәгең,

Җирдәге оҗмахым, гомерлек юлдашым.

Ходайдан бирелгән түгәрәк бәхетем,

Гаилә учагы – селкенмәс тәхетем.

Кадерле әтиебез, сөекле бабам! Күңелеңнең киңлегенә яши-яши сокланабыз. Алтын кулларың нәрсәгә генә тотынса, анда матурлык туа. Шундый уңган-булган, сабыр, искиткеч кешелекле, һәр көнебезне аталарча кайгыртучанлык белән бизәүче әтиебез белән чиксез горурланабыз. Тормыштан  ямь, эштән тәм табып яши белүче кадерлебезгә озын гомер, нык сәламәтлек телибез.

Әти йорты – ышанычлы нигез,

Әти булган йортта – бәрәкәт.

Саклаучы да, яклаучы да – әти,

Шуның өчен сиңа мең рәхмәт.

Сине яратып, тормыш иптәшең Вәсилә, улларың Айдар, Ирек, киленең Минзилә һәм оныгың Кәримҗан.

ххх

Иске Эсләктә яшәүче кадерле энекәшебез, яраткан абыебыз Рафаиль Габдулла улы Камалалиевны ихлас күңелдән юбилее белән котлыйбыз.

Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче.

Туган җанлы, сабыр, ягымлы туганыбыз! Без сине ихлас күңелдән яратабыз һәм якын итәбез. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул. Тормыш иптәшең Вәсилә белән балаларыңның, яраткан оныгыңның рәхәтен, игелеген күреп, пар канатлы булып, туганнарың янәшәсендә бик озак еллар яшәргә язсын.

Без – туганнар, безне җаннар түгел,

Каннар тартып тора үзенә.

Туганлыкны саклап, хакын хаклап

Атлыйк бергә гомер үренә.

Гел шатланып яшә, хасрәт күрмә,

Тыныч булсын һәрчак күңелең.

Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,

Кояшларга тиңе гомернең.

Сине яратып, изге теләкләр белән бертуганнарың.

1186

ххх

Кадерле киявем, җизнәбез, баҗай Рафаиль Камалилиевны гомер бәйрәме – юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сиңа нык сәламәтлек, эшеңдә зур уңышлар, тигез гомер, балаларыңның хөрмәтен, рәхәтен күреп тыныч күңел белән озак яшәвеңне телибез. Тормыш ямен тоеп, озак еллар бәхет-шатлыкта, муллыкта гомер итәргә насыйп булсын. Алдагы көннәрең сөенечле вакыйгалардан, матур мизгелләрдән торсын. Син – барыбызга олы терәк. Бергә-бергә яшәргә Ходай насыйп итсен.

Бәйрәмнәрең кабатланып торсын

Сүтелгәндә гомер йомгагы.

Туганлыкны саклап, бергә-бергә

Каршылыйк алдагы елларны.

Иң изге теләкләр белән әбиең, баҗаң Альберт, балдызларың Әминә, Әлфирә, балаларыбыз Айнур, Искәндәр, Ильяс.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев