Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Социаль хезмәткәрләр көне белән!

08 июня 2022, 09:03

265

0

0

Социаль хезмәткәрләр көне белән!

Хөрмәтле халыкны социаль яклау хезмәткәрләре, кадерле ветераннар!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм — социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйбыз. Җәмгыятебез нинди генә үсеш юллары аша узмасын, һәрвакыт кайгыртуга мохтаҗ кешеләр бар. Аларны дәүләт яклавы социаль хезмәткәрләрдән башка мөмкин булмас иде.

Бу олы вазифаны башкару кешеләр тормышы өчен җаваплылык белән тыгыз бәйләнгән. Социаль хезмәткәр булу — бу үзеңне башкаларга багышлау дигән сүз. Бу — шәфкатьлелек, миһербанлылык, хезмәт сөю, кешеләрне ярату сыйфатын бергә җыйган һөнәр. Сез булганда безнең ветераннарыбыз, инвалидлар, өлкәннәр, ялгыз кешеләр, ятим балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләр — барысы да даими игътибар үзәгендә.

Сезгә әлеге җаваплы эшегездә зур уңышлар, нык сәламәтлек, тормышыгызда иминлек һәм гаилә иминлеге телибез.

Хөрмәт белән, "Әгерҗе хәбәрләре" коллективы

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев