Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “ТАТМЕДИА“ җәмгыяте басмаларына языл, квитанция җибәр һәм бүләк от

    --, 19 апрель 2019 - 08:07
    284
    0
    0

    “ТАТМЕДИА” җәмгыяте 2019 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга актив язылучылар өчен бүләкләр уйнатачак.

    Әлеге акциядә катнашу шартлары бик гади: “ТАТМЕДИА” канаты астында нәшер ителүче кимендә өч басмага язылып, квитанцияләрнең күчермәләрен 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2 адресына йә  podpiska@tatmedia.ru. электрон почтасына юлларга кирәк. “Акция” билгесе куярга һәм телефоныгызны күрсәтергә онытмагыз. Газета-журналлар исемлеге, чарада катнашуның тулырак шартлары белән tatmedia.ru. сайтында таныша аласыз.

    Призлар 16 августта уйнатыла. Бу юлы да төп бүләк – телевизор. Шулай ук мультиварка, блендер кебек көнкүреш техникасы да уйнатыла. Иң күп язылучыга кызыксындыру  бүләге дә каралган.

    Безнең газета укучыларыбыз арасында әлеге акциядә катнашып бүләк отучылар күп инде. Сез дә үз бәхетегезне сынап карагыз.

    Реклама 16+

    Заявкалар 2019 елның 20 июленә кадәр кабул ителә.

    Акцияне уздыру срогы: 2019 елның 22 апреленнән – 2019 елның 20 сентябренә кадәр.

    Акция, бүләкләр саны, аларны алу тәртибе турындагы тулырак мәгълүмат –  tatmedia.ru. сайтында.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: