Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

ӘТИ БУЛГАН ЙОРТТА – БӘРӘКӘТ

28 июня 2018, 11:17

199

0

0

ӘТИ БУЛГАН ЙОРТТА – БӘРӘКӘТ

Салагыш авылында яшәүче кадерлебез Рәшит Хәсән улы Әхмәтшины 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Тормыштагы борчу-шатлыкларны уртаклашып яши белүче көчле рухлы, олы хөрмәткә лаек җәмәгатем.

Син – минем терәгем, мин – синең йөрәгең,

Җирдәге оҗмахым, гомерлек юлдашым.

Ходайдан бирелгән түгәрәк бәхетем,

Гаилә учагы – селкенмәс тәхетем.

Кадерле әтиебез, сөекле бабабыз! Күңелеңнең киңлегенә яши-яши сокланабыз. Алтын кулларың нәрсәгә генә тотынса, анда матурлык туа. Шундый уңган-булган, сабыр, искиткеч кешелекле, һәр көнебезне аталарча кайгыртучанлык белән бизәүче әтиебез белән чиксез горуланабыз. Тормыштан  ямь, эштән тәм табып яши белүче кадерлебезгә озын гомер, нык сәламәтлек телибез.

Әти йорты – ышанычлы нигез,

Әти булган йортта – бәрәкәт.

Саклаучы да, яклаучы да – әти,

Шуның өчен сиңа мең рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Нурания, улларың Ринат–Эльвира, Раушан –Елена, Ришат, оныкларың Аделия, Тимур.

 

ххх

 

Салагыш авылында яшәүче кадерле кодабыз Рәшит Хәсән улы Әхмәтшинны 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгагын сүтсәң дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп матур яши белүең сокландыра. Мәрхәмәтле, киң күңелле булганың, һәрвакыт хәл-әхвәл белешеп торганың, балаларым дип өзелеп яшәгәнең, кайчан гына килсәк тә ачык йөз белән каршы алганың, кунакчылллыгың өчен мең рәхмәт сиңа. Көннәрең кояшлы, кәефең күтәренке, сәламәтлегең ныклы, кодагыебыз Нурания белән парлы тормышыгыз бәхетле, шатлык-сөенечләргә бай булсын. Алдагы көннәрдә дә балалар, оныклар игелеге күреп озак еллар аралашып-куанышып яшәргә Ходай насыйп итсен.

Сиңа карап сокланабыз һәрчак,

Күңелләрдә туа горурлык.

Тормыш дилбегәсен нык тотасың –

Син күпләргә үрнәк булырлык.

Иң изге теләкләр белән Ижаудан Исмәгыйлевлар, Кырындыдан Кәримуллиннар гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев