Урманнарны саклау мөһим!
Хөрмәтле урманчылар, әлеге тармак ветераннары! Сезне ихластан урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Урман – бәһасе булмаган, үзенә карата сакчыл караш һәм үзеннән тиешенчә файдалануны таләп итә торган тиңсез байлыгыбыз ул.
Урманнарны саклау, үстерү – бу тармакта хезмәт куючыларның гына түгел, һәрберебезнең бурычы. Яшел байлыгыбыз сагында торучыларга эшкә булган җаваплы карашлары һәм югары һөнәри осталыкка ия булганнары өчен рәхмәт хисләремне белдерәм. Тармак ветераннарына – аерым рәхмәт сүзләре. Сезнең белем һәм намуслы хезмәтегез аркасында урманчыларның буыннардан-буыннарга килгән гореф-гадәтләре сакланган. Бу исә урман хуҗалыгында уңышлы хезмәт эшчәнлеге алып барырга ярдәм итә. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иминлек телим.
Район башлыгы Азат ВӘЛИЕВ
Нет комментариев