Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Зөлфия ханым Журавлеваны 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

01 марта 2021, 16:31

98

0

0

Зөлфия ханым Журавлеваны 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

1970-80нче елларда район газетасында, аннан Әгерҗе типографиясендә баш бухгалтер, шактый еллар типография директоры булып эшләгән хөрмәтле ветеран хезмәттәшебез ЗӨЛФИЯ ханым ЖУРАВЛЕВАны 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Зөлфия ападагы зыялылык, тырышлык, кешелеклелек, ихласлык безгә һәрчак үрнәк булды. Аның татар хатыннарына гына хас сабырлыгына, туган җанлы булуына, тормышта зур сынаулар узса да беркайчан зарлануны белмәвенә, йөзендә һәрвакыт елмаю булуына әле дә сокланабыз. Гомер көзләрендә ул Ижауда яшәсә дә, район хәлләре, редакция тормышы белән гел кызыксынып, дуслары, танышлары белән аралашып яши.

Гомерегезнең алтын көзләре тазалыкта-саулыкта озак дәвам итсен әле. Балаларыгыз, оланнарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, күпсанлы туганнарыгызны әле дә бер йодрыкка җыеп, аралашып яшәргә язсын, Зөлфия Сәгыйровна.

Сезгә олы ихтирам белән “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы редакциясе коллективы һәм матбугат ветераннары.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев