Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
әдәби сәхифә

“АЛМАЧУАР»-2 ЯКИ МАТУР ГЫНА… «ПОЛИТИЧЕСКИЙ ОШИБКА»

Газинур, тынычланырга тырышып, бахбаеның муенын кочаклаган да юлдан читтәрәк басып тора. Әле чабыш башланырга сәгать ярым- ике сәгать вакыт бар. Күрше Таһир абыйсы сабантуй көнне чабышкы ат белән җайдакның күңелләрендә нинди хисләр дулаганын аңладымы, иртәрәк икәнен белә торып, аларны иртә таңнан ел да район сабантуйларында ат чабышы уза торган урынга...

Газинур, тынычланырга тырышып, бахбаеның муенын кочаклаган да юлдан читтәрәк басып тора. Әле чабыш башланырга сәгать ярым- ике сәгать вакыт бар. Күрше Таһир абыйсы сабантуй көнне чабышкы ат белән җайдакның күңелләрендә нинди хисләр дулаганын аңладымы, иртәрәк икәнен белә торып, аларны иртә таңнан ел да район сабантуйларында ат чабышы уза торган урынга китереп бушатты. Аннары, чабыш бетүгә килеп җитәргә вәгъдә биреп, үз юлына китеп югалды.

Аяк кыздырып килделәр инде. Ярсымаска кирәк. Монысын Газинур белә. Тик йөрәкне ничек тыярга соң? Ул, атының куенына кергән кебек, аркасы белән аңа елыша. Аты да аңа сыена. "Син генә аңлыйсың мине,"-дигәндәй, акрын гына ефәк яллы муенын Газинурның җилкәсенә сала. Хайванның да йөрәге дөп-дөп тибә. Малай моны бөтен тәне белән тоя. Алай гына да түгел, алар икесе бер тән, бер җанга әйләнгән кебек. Бу бергәлекне аңлаудан, Газинурның хисләре тагын да көчлерәк ташый, ирексездән бугазга төер килеп тыгыла, күз яшьләре атылып чыга.

Газинурның чабышта беренче генә катнашуы түгел. Тик быелгысы бөтенләй башка шул. Әтисенең көтү көтә торган атында авыл сабантуйларында катнашуларны малай хәзер көлеп кенә искә ала. Менә быел булачак чын бәйге! Хыялда туып, күңелен алгысыткан татлы минутларга озак та калмады инде. Тик алар якынайган саен вакыт акрынрак үтә һәм малайны әйтеп аңлатып булмастай киеренкелек били бара.

Барысы да өченче елгы сабантуеннан башланды. Ул елны Газинур әтисенең ел буе сыер көтүе артыннан чабудан башканы белмәгән атында тирә-күрше авыл сабантуйларында катнашып йөрде. Авыл үзебезнеке. Ничәнче килсәң дә гаеп итүче юк, бүләген дә бирәләр. Тик малайның күңеле күбрәкне тели. Быел бигрәк канәгатьсезлек җанын талый. Күрә бит ул: аннан да бәләкәйрәкләр яхшы-яхшы чабыш атларын иярләгәннәр. Үзара сөйләшкән булалар: "Монысы мондый токым, тегесе тегенди". Кемдер үзе чабыш аты тота башлаган, кемгәдер хәлле-җилле танышларының атын ышанып тапшырганнар. Чын чабыш атының бәясен чамалый ул. Газинурларның кесәсе андый акчаны төшендә дә күргәне юк.

Иртәгә район сабантуе дигән көнне, көтмәгәндә-нитмәгәндә, аларга да кунак кайтып төште бит әй! Бәлки, өлкәннәр көткәндер дә. Малайда кунак кайгысымыни әле. Әнисенең Фәрит исемле туганнан туган энесе барлыгы, аның яшь кенә булса да Казанда олы урында утыруы турында ишеткәне бар иде барын. Яшь кенә дигәне артык яшь тә түгел бугай инде: корсак түгәрәкләнгән, баш түбәсендәге чәче сирәкләнгән, сөйләшкәндә тавыш бөердән чыга-дөньяның кендегемени! Яратмый Газинур шундыйларны. Әнә аның әтисе белән әнисе эшлиләр дә эшлиләр, һаман байый да алмыйлар, ял да күргәннәре юк. "Мин-эш кешесе!"- дип тавыш күтәреп тә сөйләшмиләр. Киресенчә, менә мондый шәһәр мактанчыклары янында оялыбрак та сөйләшәләр кебек әле. Әйтерсең, дөньяны туйдыручылар алар түгел, ә борын асты да кипмәгән малайларына Газинурның әтисе ярты ел тир түгеп тә күрә алмастай хезмәт хакына тәңгәл телефон алып тоттырган пеләш башлы, елтыр күзле шома абзыйлар дөньяга хуҗа.

- Әйдә улым, ашарга утыр. Фәрит абыең белән күреш башта,-диде әнисе. - Арыгансыңдыр инде син дә.

Аннары әнисе кунакка аңлатырга кирәк дип тапты бугай, Газинурга яратып күз сала-сала тезеп китте:

-Бер ат чабышыннан да калмый. Бүген дә күрше авыл сабантуеннан дөнья кадәр бүләк алып кайтты балакаем. Аты гына бик ашыкмый. Ашыгыр җире дә калмаган инде. Көтү атыннан ни көтәсең? Рәхмәт, бүләксез калдырмыйлар тагын.

-Атта чабу - егет кеше эше инде ул. Вәт маладис! Бир бишне, энекәш.

Кунак абый кул биреп күрешеп кенә калмыйча, Газинурның аркасыннан сөеп күреште. Арык аркасына көчле кулларның яратып какканын сизүдән малайга рәхәт булып китте. Фәрит абыйсының корсагы да ул кадәр килбәтсез түгел икән бит. Күбрәк спорт белән шөгыльләнгән кеше бәдәненә ошап тора. Чәчләре дә матур гына. Вакытсыз агарганнары күренә күренүен.

- Мин дә үлеп ярата идем бит атта чабарга. Исеңдәме, апа, күрше Хәким абзыйларның атында берьелны авылда беренче дә килгән идем. Ул чактагы сөенүләрем! Күпме вакытлар дөньяда үземне иң шәп малайга санап йөрдем. Их рәхәт чаклар! Шулай да чын чабыш атында җилләрдән дә узып бер чабасы килү теләге барыбер күңелдә якты хыял булып калды. Әйе, калды. Хәзер аты булса да чабып булмас инде. Ә син, энекәш, бик кайгырма, чабыш аты турында дип әйтүем, берәр нәрсә уйларбыз яме.

Ул көнне Фәрит абыйсы әтисе белән бик озак сөйләшеп утырдылар. Зәмзәм суы телләрен йомшарттымы, сәясәткә дә кереп киттеләр. Югарыдагыларны да сүктеләр. Аннары кайтып,"Ярый инде, дөньялары тыныч булсын, сугыш кына була күрмәсен." диештеләр.

-Ашарга-эчәргә бар, шәрә йөрмибез.Шулай да эшләгәнгә күрә кулга акчасы да керсен иде шул,-диде әтисе.-Үзебез генә түгел бит, балалар да бар. Кеше арасында кешедән ким-хур итәсе килми, киендерәсе дә килә, компьютеры, телефоны дигәндәй, күрәләр бит алар иптәшләре кулында. Безнең ише "хуҗа"га эшләгән кеше алар белән ярыша алмый. Үз эшеңне башлап җибәрергә аның грамотасы да җитми, сәмәне дә юк. Менә шундый хәлләр, кайнеш. Бер уйласаң "Ашаган белми, тураган белә"ди. Бәлки, булганына шөкерана кылырга да кирәктер. Мөмкинлеге дә юктыр, хөкүмәтебезнең дип әйтүем.

-Ииих, җизни! Бер уйлаганда, күп нәрсәне белмәвегез белән бик бәхетле инде сез. Өскә күпме югарырак менсәң, дөньяның пычрагы шулкадәр күбрәк күренә.

Олылар тагын күпме утырганнардыр. Газинур, аларны тыңлап ята-ята, диванда ничек йоклап киткәнен дә сизмәде. Төшендә ул үзен шәп чаптар өстендә күрде. Сабантуй урыны булдымы соң, түгелме-анысын хәтерләми-бик матур яшел үзән икән, имеш. Анда бик күп атлар йөри. Кайсы җайдаклы, кайсы юк. Газинур да шулар арасында, имеш. Шулчак арадан берсе- башкалардан күпкә гәүдәле кара туры айгыр - калган атларны башын селтәп кенә юлыннан алып ташлый башлады. Бигрәк тә җайдаксызларны. Газинурның аты янына да килеп кара болыт ялларын уйнатып тора, имеш. Тик Газинурның аты курыкмады, усал кешнәп, тояклары белән җир казып, муенын дугадай бөгеп тегесенең каршында басып торды да ашыкмый гына борылып китеп барды. Аннары алар ниндидер сазлыклы урынга килеп чыктылар, зур авырлык белән генә алга бара башладылар. Газинур инде ат сыртыннан төшеп, атны йөгәненнән сөйрәп алга алып барырга тырыша, имеш.

-Улым, бастырыласың бугай,әйләнеп ят әле.

Бусы- әнисе тавышы. Шыбыр тиргә баткан малай юрганын аягы белән чөеп атты да, уянып та бетмәстән, тагын йоклап китте.

Икенче көнне Газинур торганда кунак абый киткән иде инде.

"Башта район сабантуена керәм. Күрәсе кешеләр бар. Аннары туры Казанга китәм",-дип әйткән.

Дөресен генә әйткәндә, Газинур кунак абыйсының сүзенә бик ышанып та бетмәгән иде. Малай гына булса да белә бит ул: начальство халкы мактанып, вәгъдәләрне уңга-сулга чәчәргә ярата, үтәргә калгач кына, үтәмәскә мең төрле сәбәп таба. Бөтенләй үк онытты дип тә әйтеп булмый. Күңелнең түрендә, бик тирәндә, өмет чаткысы булып яшәде бу сүзләр. Яшәде дию генә аз да булыр, мөгаен. Ат турында язылган хикәяләр сорап, Газинур китапханәче апаны аптыратып бетерде. Г.Ибраһимовның "Алмачуар"ын кат-кат укып, мендәр астында йөртә торгач, мунчалага әйләндерде. Закир урынына үзен куеп, бер караганда бәхетле минутлар кичерде, икенче караганда чабыштан соң юньләп карамыйча атын харап иткән малай белән ызгышты. "Их минем шундый атым булса, тегеләй итәр идем, болай итәр идем ",-дип хыялланды.

Авылда көзнең пыр туздырып бәрәңге ала торган көннәре иде. Газинурлар бакчада соңгы буразналарны җиңеп ятканда, капка төпләренә сәер генә бер машина килеп туктады. Газинурның күргәне бар: ерак җиргә йөргәндә чабыш атларын шундый фургоннарга төяп йөртәләр. Малайның күңелендә пыскып яткан теге өмет чаткысы, шул мизгелдә ялкынга әйләнде, эчтән әллә кайсы җирләрне яндырып узды: "Әллә чыннан да...?!" Газинур, атылып, капка төбенә йөгереп чыкты. Ул арада кабинадан җитез генә сикереп бер кеше төште.

- Газинур дигән ат ярата торган малай син буласыңмы әллә?

- Әйе, мин.

-Алайса кабул итеп ал, менә бу матур малкай синеке була инде. Фәрит абыең җибәрде.

Малай ни ышанырга, ни ышанмаска белмичә басып торган арада әти-әнисе дә килеп чыктылар. Теге кеше аларга Фәрит Һадиечның бу колынны сатып алып, авылдагы энекәшенә бүләк итеп җибәрүе, аны карау, үстерү турында киңәшләрен бирү өчен махсус аны монда җибәрүе турында тезеп сөйләп бирде. Үзенең башкала ипподромында эшләвен, колынның әле яшь булса да, зур акчалар торуы(Зур акча күпме буладыр инде?), нәселле гарәп чабышкысы булуы турында бик үткәреп аңлатканнан соң:

-Әйдә бушатыйк. Кайда урнаштырабыз?-диде.

Әти-әнисе уянып киткәндәй кабаланып йөгерешә башладылар. Махсус баскычлардан колынны ипләп кенә җиргә төшереп бастыруга, Газинур телсез калды: дөньяда моннан да матуррак җан иясе була микән? Менә ул аның яшерен хыялында гына йөргән байталы! Чынга ашып, аның алдына килеп басты. Я Ходай, өнме соң бу, әллә төш кенәме?!

Юк, Алмачуар түгел бу. Аннан да матуррак. Бөтен җире ут янып торган җирән төстә. Аяк-тояклары ак оекбаш кигән кебек ап-ак. Аннары маңгаенда кечкенә генә ак табы бар. Әкияттәге атларныкы кебек. Күзләре мөлдерәмә куе коңгырт. Ә яллары... Ялы озын түгел әле, көяз кызлар чәче кебек кабарып кына тора. Аяклары нәзек кенә.Тик торганда да дерелди.

- Ошыймы?

-...

- Шатлыктан телен дә йоттымы соң бу малай. Ошыймы, дим?-диде теге абый көлеп.

-Бик! Бик ошый! Ошамый теге...

-Шулай диген. Әллә телсезме дип торам.

-Ничек ошамасын инде мондый ат. Ат түгел, асылташ бит бу,- дип сүзгә кушылды әтисе. Ул да бик дулкынлана иде, ахры.

Колынны урнаштырып, алдына ризык салдылар. Теге абый (Аның исеме Касыйм икән.) яхшы чабыш атын үстерү үзенчәлекләре, нәрсә ярый, нәрсә ярамый- барысы турында да бик тәфсилләп сөйләде. Ул шул кадәр яратып, белеп сөйли иде ки (Һәрхәлдә малайга шулай сыман тоелды.), Газинурның гомер буе ат белән эшләгән әтисе дә аны йотлыгып тыңлады. Малайны инде әйтәсе дә юк, бер генә сүзен дә ишетми калмыйм дигәндәй, Касыйм абыйсының авызыннан күзен дә алмады.

Сүз, өйгә кергәч, аш өстәле янында да дәвам итте. Касыйм шунда куртка кесәсеннән ниндидер кәгазьләр алып, әтисенә тоттырды.

-Монда атның документлары.

- Бәрәч, атның да документлары буламыни агай?- диде әнисе гаҗәпләнеп.

- Бу сиңа юк-бар ат кына түгел шул. Синеке булмаса да, мондый малның документы булыр инде. Документы булмаса, ат түгел, хәтта кеше башы чебен бәясенә дә тормаган заманда яшибез бит,-диде әтисе аңа каршы.

-Югалтмагыз. Бу-бик кирәкле язулар. Анда атыгыз турында бөтен кирәк нәрсә язылган. Әле яшь тә юк аңа. Сабый гына әле ул. Алдагы сабантуйга чабышка барырга уйламагыз да. Хәер, кайчан нишләргә яраганын мин үзем сезгә әйтеп торырмын. Телефоннан сөйләшеп торырбыз. Җай чыкканда килеп тә китәрмен.

Касыйм абыйсы, чыннан да, азга да колын турында онытмады. Я үзләре, я Касыйм абыйсы шылтыратып, кыш буе аралашып тордылар.

Колынның кушаматы белән генә бераз җайсызлык килеп чыкты. Колыннарга исемне әти-әнисенең исеменә охшатып кушалар икән. Моның туу белән алган кушаматы Газинурга бөтенләй дә ошамады. Тузга язмаган әллә нинди сүз шунда. Әтисе белән озак киңәшкәннән соң, колынга Балет дигән исем бирделәр. Ник дисәң, ак керәч төймә төсле тоякларының дәвамы булып торган бер уч киңлегендәге ак оекбашлары аңа бик килешә. Нәкъ балет биючеләренең аягына урап куелган ефәк тасмалар кебек. Әйтергә дә җиңел. Маңгаендагы табына карап, Йолдыз яки Кашка дип кушасы килмәде. Аның асыл аты өчен артык гади кебек тоелды.

Шул көннән башлап Газинурның тормышы икегә бүленде: Балетка хәтле һәм Балет кайткач. Иртән күзен аты турында уйлап ача, аның турында уйлап йома. "Алмачуар" әсәрендәге Закир кебек. Колынның астына җәйгән саламга кадәр тикшерә: аста каты яки очлы әйбер калмаганмы?

-Ятып аунап кара, улым. Алай әйбәтрәк күренә,-ди әтисе көлеп. Газинур әтисен болай да бик ярата иде инде. Ничек яратмыйсың, Әти бит ул! Ә Балет кайткач, алар бөтенләй аерылмас дуска, сердәшкә әйләнделәр. Аларны бу сөйкемле малкайга булган уртак мәхәббәт берләштерде. Ата белән бала бер-берсен күз карашыннан да аңлыйлар. Бусы да нәкъ хикәядәгечә. Хәтта әниләренең Газинурны колыннан бераз көнләве дә охшаш иде.

-Өй эшләренә бөтенләй гаме бетте бу малайның. Гел булышам, дими. Укуыңа кимчелек китерсәң, шул колын, дип, кара аны!

Шуңа охшаш кисәтүләрне малай көн дә ишетеп тора. Әтисе мыек астыннан гына көлеп куя, йомшак кына итеп:

- Син, улым, әниеңә булыш. Кушканны эшлә. Кушмыйча белеп эшләр чагың да җиткән инде,-диюдән узмый.

Уку дигәнннән, башка фәнне кем белсен, менә әдәбият укытучылары сөенеп бетә алмый. Элек бер-ике битлек әсәрне укып чыгарга да иренгән малай китап арты китап сорап аптырата - тик ат турында гына булсын. Әнисеннән акча теләнеп, үзе почтага барып "Коневодство и конный спорт"дигән журналга язылып кайтты. Яңа елдан бирле әтисе белән бергәләп шул журналны укыйлар. Аңламаганын рус теле укытучысыннан барып сорый. Русча фәнни журнал укыган авыл баласын нинди рус теле укытучысы яратмасын инде?!

Кыш Балетны карап һәм атлар турында әдәбият уку белән үтте. Газинур атын Касыйм абыйсы кушканча ашатты-эчертте, йөртергә алып чыкты. Кышын ике сабый бәрәңге бакчасындагы карны ерып йөрде, карда аунады, шаярды. Караулы яшь малның көчен кая куярга белмичә сикергәләп уйнавын карап тору үзе бер хозурлык, күңелне нечкәртерлек матур манзара иде. Балет күзгә күренеп үсте, тагын да көязләнде. Газинурның бар курыкканы атына күз тию булды.Таеның ялын төрле төстәге тасмалар белән үреп, талисманнар тагу малайның яраткан шөгыленә әйләнде.

Яз җитеп, аяк асты кипшенүгә Касыйм абыйсы:

-Менә хәзер йөгән кидереп карагыз инде,-диде...

... Тау бите чуп-чуар. Чабыш уза торган түгәрәк мәйдан тау битеннән уч төбендәге сыман күренә. Борынгы заман тарихы дәреслекләрендәге амфитеатрдагы сыман. Чабышкының да , җайдакның да һәр хәрәкәте, һәр талпынышы җанатарларның күз уңыннан качып кала алмый монда: я хуплаган, я киңәш биргән, дәртләндергән авазлар финиш сызыгын үтеп чыккач та яңгырап тора. Тик кемгә, нәрсә кычкыралар, анысын җайдаклар, гадәттә, аңлый да алмый. Монысын Газинур белә инде. Җайдак, финишка якынайганда, үз исемен дә оныта торгандыр.

Ә хәзергә атлар чабышка килә торалар, машина белән килгәнен җайлап кына төшерә торалар. Якынрак авыллардан үз аягы белән килгәннәре дә бар. Күрше Ситдыйк бабай да килеп җиткән. "Әбәзәтельни барам Балетның чапканын карарга",- дигән иде. Сүзендә торган. Яшь чагында Газинур кебек ат белән җенләнгән Садыйк бабай ел ярым эчендә якын дустына әйләнгән иде. Бабайның чигүле түбәтәен күрүгә малайның авызы ерылды.

- Син,Садыйк бабай, мин кузгалганда белгән догаларыңны укы инде яме.

- Укымаган, ди инде, энекәем. Шундыен укырмын: иң беренче китерә торганын.

Әнә авылдаш малайлар да килеп җиттеләр. Янда якын кешеләре күбәйгәч, Газинур тынычлана да төште. Малайлар, чиратлашып, Балетны йөртеп кенә торалар.

Чабышка килгән атларның да, ат өстендәгеләрнең дә күбесе Газинурга таныш. Ул узган ел үзе чапмаса да, бер сабантуйдан да калмыйча, чабышларны карап барды, шул тирәдә йөргән кешеләр белән танышты, тәҗрибәле атчыларның сүзләрен күңеленә бикләп куйды. Ат җене кагылган кешеләр бер-берсен беләләр, аралашалар икән. Ярышта көндәшләр булсалар да, киңәш беләнме, башкачамы, бер-береңә ярдәм итү кебек нәрсә гадәти хәл санала икән. Һәркайсы күңеленнән үзенең аты өстен чыгуны теләсә дә, башка атка яманлык теләү, хәйлә кору кебек эшләр атчылар арасында бик сирәк була икән. Газинур да таныш җайдаклар белән аралаша, атларын мактый; аларда булып та анда булмаган берәр яхшы гадәт яисә матур дирбия күрсә, һичшиксез үзендә булдырырга тырыша. Шулай да бүген нигәдер Газинурның кеше белән аралашасы бик килеп тормый. Таныш малайлар килеп аның атын карап, сыпырыштырып, мактап китәләр. Дөресен әйткәндә сынарга киләләр. Ник дисәң, Балет чабышка быел гына чыга. Авыл сабантуеннан башка, Газинур аны бер кая да алып бармады, ял иттерде, район бәйгесенә саклады. Чабыш аты бик нәзберек: чапканда ялгыш басып аягын авырттыру да, көчне дөрес куймыйча өзлегүе дә, януы да бар. Малайлар:

-Ай-һай, малай, юк-бар гына ат түгел инде бу синең,- диешәләр. Телләре шулай ди. Кайберләренең күзләре көнчеллектән яна, кемдер кызыгып карый, кемдер соклана. Сокланмаслык та түгел шул. Газинурның фикеренчә, мондый матур атны якын-тирәнең, гомумән, күргәне юк. Чабыш аты нинди булырга тиеш, Балет нәкъ шундый: нечкә билле, озын торыклы. Балет исеме дә аның җисеменә бик килешеп тора. Ул тыныч кына басып тора да белми бугай. Гел вак-вак хәрәкәтләр ясап биеп торулары, чаба башласа, һавада очкан чын биюче кебек йөзеп баруларын әйтерсеңме...Муены бик озын түгел, ялы да сирәгрәк, шулай да җилкә калкымы биек, аккош муены кебек бөгелеп тора. Балет -бик сизгер мал. Янына ят җан иясе якынлашса, бөтен гәүдәсе бөгелеп килә. Елгага су эчерегә алып төшсәң, бервакытта да агым уңаена эчмәс; яланга чыгарсаң, һәрчак җилгә каршы барып утлар.

Чабышта катнашучыларны барлау башланды. Газинур да әтисе белән комиссия янына барып язылды. Ат чабышы өчен районның баш ветеринары җавап бирә икән. Ул әтисен шунда ук танып алды:

- Ә Галимҗан кордаш, синмени әле? Эх атың да атың! Үзеңнекемени?

-Әйе. Үземнеке.

-Авыл кешеләре "Без хәерче!" дигән булалар тагын. Зарланудан башканы белмиләр. Ихатасында чиста токымлы гарәп чабышкысы тоткач, хәерче буламыни инде.

Газинурга бу абыйның соңгы җөмләләре бер дә ошамады. Ниндидер бер үчлек, көнчеллек, астыртын киная белән әйтелде кебек. Абзыйга, әлбәттә, атның кайдан килгәнен аңлатып тормадылар, сораганны әйттеләр, белешмәләрне тапшырдылар. Номер алдылар да читкә киттеләр.

Регистрация бетеп, берничә минут үтүгә микрофон телгә килде. Ярышны күзәтү өчен махсус күтәртелеп ясалган "сыерчык оясыннан" бая әтисе белән сөйләшкән абый райондашларны сабантуй бәйрәме белән котлады. Бик тәфсилләп районның авыл хуҗалыгындагы уңышлары белән таныштырды. Аннары ат чабышында нинди заездлар булачак, һәрберсендә нинди атлар катнашачагы турында аңлатты. Аннары сүзе бетте бугай, туктап калды. Бераздан аптыраганнан, сүз булмаганда сүз булсын дигәндәй, районның зурдан зур уңышлары турында кабат сөйләргә тотынды. Башта Газинур игътибар итмәгән: бу абзый ике сүзнең берендә "матур" сүзен кыстырып сөйли икән:

-Хөрмәтле райондашлар! Матур гына итеп язгы чәчүләрне башкарып чыктык. Әйе. Авыл хуҗалыгында эшләгән кеше белә инде: язның бер көне елны туйдыра. Яз көне бөртекләрне вакытында матур гына итеп җир куенына салсак кына, безне мул уңыш, матур тормыш көтә. Узган ел районыбыз республика алдында сынатмады, җәй бик коры булуга карамастан, һәр гектардан бөртеклеләрне кырык биш-иллешәр центнер җыеп алдык.(Бу сүзләрне ишетүгә тау битендәге халык кызык кына итеп гүелдәп алды.) Бу, әлбәттә, хөрмәтле райондашлар, сезнең матур хезмәт нәтиҗәсе. Быел яз, аллага шөкер, бик матур килде, Тукай әйтмешли җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында явып тора. Димәк, алдагы көннәребез тагын да матуррак булуга өметләр зур, хөрмәтле райондашлар!

Газинур бу абзыйның ни өчен берүк сүзләрне фәлән мәртәбә кабатлап вакыт уздыруын аңлап бетермәде. Кызык итеп, ул аның ничә мәртәбә "матур" сүзен әйткәнен саный башлады. Йөзгә якынлашып килгәндә, абзыкаебыз башлаган җөмләсен дә әйтеп бетермичә кош тоткандай шатланып кычкырып җибәрде:

-Менә, ниһаять, безнең өзелеп көткән кунакларыбыз - хөрмәтле районыбыз җитәкчеләр һәм ерак араларны якын итеп, безне хөрмәтләп сабантуена килгән Казан кунаклары да килеп җитте. Рәхим итегез, хөрмәтле кунаклар! Түрдән узыгыз, югары трибунага дип әйтүем.

Хөрмәтле кунаклар, машиналардан төшеп, пыяла читлеккә охшаган, ярыйсы ук югары ук күтәртелеп салынган трибунага кереп урнаштылар. Бераздан пыяла читлек эчендәге район башлыгының "Башлагыз!" дигәнне аңлатучы ишарәсе күренде.

Комиссия рәисе быелгы сабантуйның иң матур мизгеле-ат чабышларының башлануын игълан итте. Әле аларның заезды тиз генә булмаячагын белгәнгә, Газинур үзе кебекләр белән мәйданның уртасында аяк кыздыра торды. Шунда аның янына кулына чабышны оештыручыларның берсе икәнен күрсәтүче кызыл тасма бәйләгән берәү килде.

-Кил әле, энекәш. Ә-ә-нә күрәсеңме тегендә йөрүче туры айгырны. Ул Глава исеменнән чабачак. Синең белән бер заездда. Ул ат беренче килергә тиеш. Минем нәрсә әйтергә теләгәнне аңладыңмы? Аңладыңмы дим?

Юк, аңламады Газинур. Дөресрәге, аңлый алмады. Ничек инде ул "килергә тиеш"? "Килергә тиеш булса килсен. Анда минем ни эшем бар? Аны нигә миңа әйтеп торырга? Булдыра ала икән килә инде. Шуңа күрә дә ярыш бит инде ул".

-Аңладыңмы, дим мин сиңа?

Газинурның эндәшми торуына кызыл тасмалының ачуы килә башлаган иде. Андый бәйләнчекләрдән тизрәк котылуың хәерле.

-Аңладым,-диюдән башка чарасы калмады малайның. Шулчак чигәсенә кан бәргәндәй булды. Ул менә хәзер үзенә нәрсә эшләргә кушканнарын аңлады.

-Нишләсен үзем белермен мин,-диде ул күңеленнән генә.

Туры айгыр,чынлап та, шәп мал булгандыр. Җайдагының да тәҗрибәле икәнен сукыр да күрерлек. Атка берегеп үскән кебек. Авыллардан килгән җайдаклар белән дә аралашмый, һавалы гына читтә атын йөртүен белә. Өстендә дә чын җайдаклар киеме. Газинурның башындагы алдын артка әйләндереп кигән бейсболкасы белән күптән төсе уңган кроссовкилар түгел инде. Мондый матур киемгә бик кызыкса да, әле берни дә күрсәтмәгән көе, өйдәгеләр алдында ул турыда сүз кузгатмады малай. "Менә бу чабышта беренче, һич булмаса икенче килим, аннары карарбыз",-дип өметләнде. Әйе, туры айгыр шәп чабыш аты булгандыр. Мөгаен, якын -тирә берәр шәһәрдәге ипподром аты яки спорт мәктәбенекедер. Район сабантуйларында Главалар шулай кыланган була инде, берәр атны үз исеменнән чаптырып. Тик, Газинурга калса, туры айгырның шәп чаклары узган бугай инде. Дөрес, ул мондый чабышларны күп күргәндер, җиңүләре дә күптер. Барыбер Балетка көндәш булырдай ат кебек тоелмады туры айгыр. Газинур бөтен күңеле белән үз атының җиңәсенә ышана. Моның өчен кулыннан килгәнне, хәтта килмәгәнне дә эшләде кебек. Касыйм абыйсы өйрәткәннәрне җиренә җиткереп үтәде, интернетта кемнәрнең генә тәҗрибәсен өйрәнмәде малай, нинди генә әдәбият укымады. Иртәнге чык күтәрелгәнче, ул инде ат өстендә булды; кичке шәфәкъ та аны ат өстендә күрде. Балет инде күптән үләннәрнең очын гына чемченә, су эчерим дисә, бер-ике генә йота. Болар бар да атның тиешле формада булуы, чабышка әзерлеген күрсәтә, дип аңлата казах белгечләре.

Ул арада Газинур янына әтисе килеп җитте.

- Кем ул, нәрсә сөйли?-диде нидәндер шикләнгән кешедәй.

Газинурның чабыш алдыннан берәү белән дә, хәтта әтисе белән дә күңеленә авыр нәрсәләр турында сөйләшәсе килми, аның бары үзе өчен үтә дә әһәмиятле беренче чабыш турында гына уйлыйсы килә иде.

-Тиздән безнең заезд булачак, шуны әйтергә килгән.

Ниһаять, чиста токымлы атларга чират җитте. Микрофон аларны стартка әзерләнергә чакырды. Барысы да, атларының ярсуын тыярга тырышып, старт сызыгына юнәлде. Менә ул күпме хыялланган, шул ук вакытта якынлашкан саен ныграк дулкынландырган мизгел! Газинур бөтен гәүдәсенең җиңелчә калтырануын тоя. Балет та кая барганны белә булыр: гәүдәсенең һәр җепселе кылдай тартылган.

Атлар -адәм баласы түгел, туры сызыкка тезеп бастырып куеп булмый. Булдыра алган кадәр бергә җыелуга, кузгалырга дигән фәрман яңгырады.

-Игътибар! Марш! Киттек әйдә!

Алар соңгы чиккә кадәр җитеп киерелгән җәядән ычкынган ук сыман алга атылдылар. Газинур чигәсендә көчле кан тибешен, битенә бәргән тыгыз җилне сизә. Берничә секундка ул үзен һичбер нәрсәне һичничек үзгәртә алмастай халәттә итеп тойды. Аңа хәзер аты хуҗа. Балет күз ачып йомганчы алга узды. Башка чабышкыларның шуышкан кебек артка таба күченүләрен Газинур күз чите белән генә күреп калды. Касыйм абыйсы белән әтисеннән алган киңәшләр, айлар буе ат өстендә алар кушканча дистанция башында атны тыеп, көчне финишка сакларга өйрәнүләр мизгел эчендә баштан чыгып очты. Мөгаен, бик теләсә дә, ул үзе теләгәнчә эшли алмас иде. Атның сузылып килгән гәүдәсе малкайның үзенә генә билгеле булган ритмда хәрәкәт итә, аны беркем дә шушы ритмнан чыгара алмас кебек. Көчле яшь хайванда ерак гасырлар буена ата-бабаларының канына сеңеп аңа күчкән, һәр күзәнәгенә оялаган көрәш теләге уянган иде. Табигатькә каршы килеп буламыни!

Ат өстенә утыртып куелган курчак хәлендә Газинур күпме баргандыр. Бераздан аның зиһене ачылды. Әйе, ул оча! Җан дусты-аткае канатында хыялына таба оча. Балет нәрсә, ничек эшләргә кирәген үзе әйбәт белә. Аңа комачауламаска гына кирәк. Кирәк- кирәкмәс хәрәкәтләр ясап, аны үзенең табигый ритмыннан чыгармаска. Ул -бик сизгер хайван. Җайдагы кыбырсый башласа, Балет моны сизәчәк. Аңа булышырга гына кирәк.

- Әйдә, Балет җаным! Әйдә малкай!

Газинур өзәнгедәге аяклары белән атны кочаклаган. Малайның арык гәүдәсе атка башкача кагылмыйча, атның буена сузылган. Атның ялы, җилдән тузгып, малайның битенә сирпелә. Ул туктаусыз эчтән генә(бәлки, кычкырыптыр) Балет белән сөйләшә. Әллә аты аны чынлап та аңлый дип уйлый, әллә инде ул үз-үзен тынычландырырга тырыша.

Шулай юлның тагын күпмедер өлеше артта калды. Газинур бөтен батырлыгын җыеп, артка борылып карады. Атларның күбесен яхшы ук артта калдырганнар икән. Берсе генә төркемнән аерылып алдарак килә. Бу - әлбәттә, теге туры айгыр. Ул әлегә көчәнми генә аларны эзәрлекли булыр. Финиш алдыннан гына, бар көчен җыеп, яшендәй бер атылырга исәбе. Тәҗрибәле җайдак кулындагы күп чабышларны күргән атның дөрес тактика алып баруы бу. Газинурның эчен-тышын тагын ялкын алды. Көтелмәгән хәл булмаса да, малай бу хәл белән белән һич килешә алмый. Аның бөтен курыкканы - финишка якынлашканда гына Балетның хәлсезләнеп калуы. Үзе дә, аты да мондый җитди бәйгеләрдә яңа борын төртеп килүче яшел чирәм кебек бик яшь шул.

Үзе гасырдай озак, үзе йолдыз атылгандай тиз узган тагын берничә секунд. Балет тизлеген киметмичә, йөзгән кебек җиңел генә баруын дәвам итә. Аты ул уйлаганга караганда да көчле икән. Финишка дә күп калмады.

- Эх, Балет җаным! Тагын чак кына түз яме. Сер бирмик, Бале-е-е-т!

Шул вакыт аның колагына тонык дөпелдәү тавышы керде. Йөрәк кагышы шулай ишетеләме соң? Юк, бер ат сузымы чамасында гына артта, кара турының тояк тавышы икән бит. Газинур ярым борылып артка карады. Ул арада аларның арасы тагын күпмегәдер якынайды кебек. Газинур җайдакның йөзен дә бик яхшы күрә. Ул ярты йөзен каплап күзлек кигән. Малай борылуга, аны көндәшенең сүзләре куып җитте:

-Кая барасың, маңка малай? Әйттеләр бит сиңа!

Үтәсе юл ахырына якынлашып килә. Моңа кадәр микрофоннан аңлаешсыз сүзләр боткасы агылса, хәзер мәйдан өстендә яңгыраган сүзләр бик яхшы ишетелә иде.

-Беренче һәм икенче урынга дәгъва кылучы чабышкылар билгеле, дисәк тә ярый, җәмәгать. Ялгышмасам, беренче килгәне Чиялек авылыннан килгән Фәйзуллин Галимҗанның шәхси аты. Ат өстендәге малай да үзенеке. Хәзергә икенче килгән ат хакимият башлыгы хөрмәтле Рөстәм Галиевич исеменнән катнаша. Карагыз, җәмәгать, менә ат дисәң дә ат бу ичмасам. Тагын бер-ике метр һәм...

-Юк инде, булмый торсын әле.

Газинур, кулында булса да, әле бүген бер бер тапкыр да селтәнмәгән кыска камчысын уйнатып алды. Балет аны дөрес аңлады. Аның ниятен сизгәндәй, микрофон тагын телгә килде:

-Эх, политический ошибка гына ясамаса ярый бу малай яшьлеге белән! Энекәәәш!!!

Менә соңгы адымнар... тагын бер генә сикерәсе! Газинур кызыл сөлге бәйләнгән багана турыннан үткәндә бераз гына, аннан бер койрыкка гына калышып, туры айгырның да финишка килеп керүен күрде.

Микрофон, тау битен яңгыратып:

-Аллага шөкер, җәмәгать, политический ошибка ясалмады. Иң җитез аргамакларыбыз исән-имин финиш сызыгын үттеләр,-дип шәрран ярды.-Беренче булып финиш сызыгын беренче сан астындагы Апполон кушаматлы ат узды. Белгәнегезчә, Апполон район хакимияте аты. Икенче булып, Балет кушаматлы яшь чабышкы килде. Ул әле быел чабышларда беренче тапкыр катнаша. Шуңа карамастан дистанцияне матур итеп узды. почетлы икенче урын аныкы, райондашлар!

Тукта, нәрсә сөйли ул? Балет икенче килде, диме? Ул да булмады тау бите гөжли башлады:

-Балет беренче килде!

-Хәрәмләшмәгез!

-Бездә шул булыр инде! Былтыр да башкортларның күңелен кайтарып җибәрделәр шул хәрәмләшүләре белән. Быел килмәгәннәр дә әнә.

-Әй, шул ат чабышын да политикага әйләндермәсәләр!

- Сукыр да күрде бит инде: беренче номер арткарак калып керде.

-Син үзең политический ошибка!

Атларның килеп беткәнен генә көттеләр, Садыйк абзый белән Газинурның әтисе, тагын берничә кеше йөгерә-атлый, баш судья янына кереп китте.

Газинур, үз колакларына үзе ышанмыйча, микрофонның яңадан телгә килүен һәм ялгышны төзәтеп, дөрес хөкем карарын әйтүләрен көтте. Баш хөкемдар янына кереп китүчеләрнең, кулларын болгый-болгый бәхәсләшүләре күренсә дә, сүзләре ишетелми. Гарьлегеннән ирексез атылып чыккан күз яшьләрен кешегә күрсәтәсе килмичә, Газинур атыннан төшеп тә тормады, гаделсезлек оясы булып күренә башлаган трибунадан ераккарак китәргә ашыкты. Артыннан йөгерешеп килгән авылдаш малайларга атын тапшырды, аннары гына биек үлән арасына кереп җиргә капланды һәм күз яшьләренә ирек бирде.

Аларның заезды соңгысы иде. Халык, ризасызлык белдереп сөйләнә-сөйләнә, акрынлап тарала башлады. Кара-каршы ике "сыерчык оясында"гына кеше калды.

... - Син кемгә каршы барганыңны беләсеңме соң?-диде баш хөкемдар ачуына буылып.- Малаеңны яхшылык белән кисәттеләр бит-хакимият аты беренче килергә тиеш!

-Кем көчле, шул беренче килә, агайне, - дип үз сүзен кыстырырга теләгән Садыйк абзыйга да җавап тиз табылды:

-Абзый кеше, дөрес әйтәсең: көчле җиңәргә тиеш.

Баш хөкемдар кабат Галимҗанга борылды, күптән әйтәсе килгән сүзләрнең һәрберсен тәмләп, колакка гына түгел, сөягеңә тикле үтеп керерлек итеп әйтте:

-Ул кем дә син кем! Көтүче! Нәрсәгә өметләнеп килгән булдыгыз соң сез?!

Пыяла "оя" белән баш хөкемдар арасында кемдер берничә мәртәбә төшеп-менеп йөргәннән соң, андагылар да үз юлына китте: пыяла читлектәгеләр белән баш хөкемдар, машиналарга утырып, сабантуй мәйданына, калганнар-атларны машиналарга төйи торган җиргә.

Соңгы сүз.

Күңелдәге ярсулар бераз басылды инде. Газинур белән әтисе мәйданга бүләкләү тантанасына бармадылар. Аларга дигән сөлгедер-чүпрәктер кебек нәрсәләрне һәм беренче урынга тиешле суыткычның язуын Садыйк абзый алып кайтып тоттырды.

Авылга кайткач, бик җентекләп Балетны карадылар-өзлегә күрмәсен. Аннары Газинур "җәйге резеденциясенә"- яңа чапкан печән түшәлгән лапас түбәсенә менеп ятты. Мендәр астыннан "Алмачуар"ны тартып чыгарды һәм кайсы бите ачылса, шуны укый башлады:

"Ул арада староста үзе дә килде йөзе чыннан да ярылган булса кирәк: ак яулык белән бер күзе ашасыннан бәйләнгән. Мин аңардан курыкмадым, тик аптырап калдым. Ул ачуланмады гына түгел, мине кочаклады, башымнан сыйпады да:

- Мин бала чакта үзем дә, ат менеп, күп чапкан кеше... Алдан килеп тә, икенченең бүләген бирсәләр, кан түзәлми аңа... Мин сиңа ачуланмыйм, аргансың, бар кайт инде, - дип, миңа егерме тиенлек көмеш бирде".

Ә Газинурдан "пыяла оядагылар "да, баш хөкемдар да гафу үтенеп тормадылар. Гадел көрәштә яулап алган беренче урынны да кабат көрәшеп алырга туры килде. Ярый әле, трибунадагыларның берсе чабышны телефон камерасына төшереп барган булган. Шуны күрсәткәч, оятларына көч килгән, ахры. Балетның беренче килүен танырга мәҗбүр булганнар. Үз абруйлары өчен борчылганнардыр.

"Алмачуар җан биргәндә, мин аның баш очында идем. Елый алмадым, йөрәгем таш булып катты... Алмачуар минем йөрәгемдә: җиргә, күккә, адәмнәргә, бөтен нәрсәләргә булган мәхәббәтемне үзе белән бергә алып китте."

Аллага шөкер, аның аты исән. Бары сабыйлыктан чыгып килүче малайның күңелендә дөньяда гаделлек хакимлек итүгә ышанычы кына бик нык какшады. Ул бит әле олы дөньяны таный гына башлаган иде.

НАИЛӘ ХАРИСОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев