Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
әдәби сәхифә

Хәлең ничек, улым?

(хикәя) Ничәнче тапкыр инде Нәфгать телефон тавышыннан уянып китә. Йокы аралаш карават яны тумбочкасы өстендә яткан кесә телефонына ябыша. Уянып җиткәч кенә, бернинди дә шалтырау булмаганы башына барып җитә. Кинәт күтәрелүдән чигәдән китереп кыскан башы лапылдап кире мендәргә ава. Ничәнче төн бит инде... Бу телефон тавышы аны тагын күпме эзәрлекләр...

(хикәя)
Ничәнче тапкыр инде Нәфгать телефон тавышыннан уянып китә. Йокы аралаш карават яны тумбочкасы өстендә яткан кесә телефонына ябыша. Уянып җиткәч кенә, бернинди дә шалтырау булмаганы башына барып җитә. Кинәт күтәрелүдән чигәдән китереп кыскан башы лапылдап кире мендәргә ава. Ничәнче төн бит инде... Бу телефон тавышы аны тагын күпме эзәрлекләр микән?Бүген телефон адәм баласын бишектән үк озата бара, дисәң дә ялган булмас. Нәфгать үзе дә көн-төн телефонга бәйле. Иртән торуга башлана... төнгә туктаса да рәхмәт әйтер идең әле. Ә соңгы вакытта төннәрен шыбыр тиргә батырып уятучы шалтырау - башка. Бусы, мөгаен, аны калган гомере буйлап озатып барыр. Нәфгать аңлый башлады кебек: төнге шалтыраулар - аның үзеннән: таш бәгыреннән, ни икәне онытылып барган намусыннан, ахры. Йокысыннан тукмалган төсле хәлсезләнеп, арып торды. Душ кереп, затлы кофе эчеп, бераз адәм рәтенә кергән сыман тоелгач, шоферына шалтыратты. - Бүген бигрәк иртәләдегез, Нәфгать Нәбиевич ,- диде Рамил. - Әллә берәр җиргә барабызмы? - Юк, Рамил, бер җиргә дә бармыйбыз. Мине илтеп куй да, төшкә кадәр син азат, - диде Нәфгать шоферына борылып карамыйча гына. Кабинетына кереп утырды. Бетмәс-төкәнмәс җыелышлар, кул астында эшләүчеләр белән киңәшмәләр, бер-бер артлы кереп, тегесеннән-бусыннан зарланып ярдәм сораучы "теләнчеләр"нең визитлары, өстән-астан бертуктамый телефоннан шалтыратулар башланганчы, бераз эшләп алырга иде исәбе. Тик эшкә кулы бармады. Уйлары гел әйләнә дә шул төнге шалтырауларга килеп ялгана. Соңгы вакытта нидер җитми җанына, нәрсәдер корт сыман күңелен кимереп, тынычлыгын алып тора. Бүген аңлады ул "нидернең" ни икәнен. Төнге шалтырауга атылып торып, телефонын колагына китерүгә әнисенең тавышын ишетте. - Хәлең ничек, улым? - диде әнисе. Аннары күпме көтсә дә бер сүз дә әйтмәде. Нәфгать шашып телефонына карады: "Әллә ычкынамы?" Әнисе юк бит инде. Бер ай элек җирләделәр. Кичә генә сеңлесе: - Алдагы җомгада әнкәйнең кырыгын уздырабыз, кайта аласыңмы? - дип шалтыратты. - Белмим әле, эш ничек булыр, - диде Нәфгать. - Нинди бетмәс эш инде ул, әй, абый! - диде сеңлесе һәм трубканы куйды. Хәзер генә башына барып җитте Нәфгатьнең. Соңгы сүзләрен әйткәндә, сеңлесенең тавышы калтырады бит. Елаганын сиздермәс өчен, телефон трубкасын ташлагандыр ул. - Сүз әниеңнең кырыгын үткәрү турында барганда, нигә һаман эш турында сөйлисең син?! - дип әйтәсе килгәндер аның. Кесә телефоннары чыккач, Нәфгать әнисенә телефон алып кайтып бирде. Башта әй рәхәтләнде инде әнисе. Иртән эшен башларга өлгерми әнисе шалтырата: - Хәлең ничек, улым? Эш-мәшәкатьләрең башланганчы, хәлеңне белим дидем, бәбекәем, - ди. Төш җитсә - тагын шалтырату: - Тамагыңа ашадыңмы? Коры-сары ашап, ашказаныңны бозма, балам! Кич җитеп, гадәти эш көне бетүгә (Әнисе аны да шул вакытта эштән кайта дип уйлый инде!), телефонында тагын "әнкәй" дигән язу чыга. Тора-бара туйдыра башлады Нәфгатьне бу шалтыратулар. Төрле чак була: я бик кирәкле кеше белән сөйләшеп утырасың, я кәеф-сафа корган вакытка эләгә. Тезеңдә матур кыз назланып утырганда: - Әйе, әнкәй, хәлләрем шәп! - дип әйтә алмый бит инде. Әнисе шалтырата-шалтырата да туктый. Берсендә Нәфгать: - Вакытым булгач, үзем шалтыратырмын, - дип әйтте. Кырысрак та әйтелде бугай. Тик вакыты булмады. Ул көнне дә, аннан соң да. Көн дә әнисе үзе башлап хәл белгәч, башлап эндәшү аның гадәтенә дә кермәгән иде. Аннары әнисе сирәгрәк шалтырата башлады. Күбрәк өй телефоныннан килене белән сөйләшеп, хәлләрен белә дә шуның белән канәгатьләнә. Хатыны: - Нигә шалтыратмыйча, әнкәйне тилмертәсең? Аның бит синең тавышыңны ишетәсе килә, - дигәч, берничә тапкыр сөйләшкән икән. Тавышында үпкәсе сизелсә дә, теле белән әнисе хәл белгәне өчен аңа рәхмәт укый, дөньядагы бөтен изгелекләрне тели иде. Берничә ай элек иртән эшнең иң кызган чагында телефон шалтырады. Башта Нәфгать телефонын алмады. Чакыру берничә тапкыр кабатлангач, җавап бирергә булды. Әнисе килгән икән, аның офисы янында күршесенең машинасында утыра. Нәфгать әнисе янына төшеп, хәлен белергә, килү сәбәбен сорашырга вакыт таба алмады. Шоферын чакыртып, әнисен өенә илтергә, "Төшке ашка кайтырмын" дип әйтергә кушты. Төшкә дә кайта алмады, кичтән дә бик соңарып кайтты. Вакыт төн уртасына якынлашканда гына кайтып керде. Бу аның өчен, гаиләсе өчен гадәти хәл булганга, аны әнисеннән башка берәү дә көтеп утырмый, барысы да ятып йоклаган. Ишек ачылган тавышка аш бүлмәсеннән акрын гына атлап әнисе килеп чыгуга, Нәфгатьнең йөрәге жу итеп китте: ул аның килүе турында бөтенләй оныткан иде. - Ашыйсың киләме, улым? - диде әнисе. - Ашыңны әле генә җылыттым. Кабат-кабат җылытып тәме генә бетмәгән булса... Әнисе шулай диде дә көрсенеп бүлмәгә кереп югалды. Башка бер сүз дә әйтмәде. Ачуланса, сүксә җиңелрәк булыр иде, ичмасам. ...Нәфгать кәнәфиеннән торып, тәрәзә янына килде. Тәрәзә каршындагы агачка быел ниндидер бәләкәй генә кош оя ясады. Нәфгатьнең кабинет тәрәзәсе каршында гына. Әле кайчан гына балалар чыгардылар. Аталы-аналы бертуктамый ашау ташыдылар. Кошчыкларны очарга өйрәтер вакыт та җиткән икән инде. Бер көнне ана кош белән ата кош чебер-чебер оя тирәсендә мәш килде. Балаларын томшыгы белән оя читенә таба төрткәлиләр. "Бар, очарга өйрән! Син-Кош бит!" - диләр бугай. Берсе оча белә дә иде инде. Тик барыбер ерак китәргә курыкты, оя тирәсендә генә берничә тапкыр канат җилпенде дә кире оя читенә килеп кунды. Ә бүген ояда бер кошчык та күренми. - Әйе, балалар туган ояны бик тиз оныта шул, - диде Нәфгать буш ояга карап. Аннары: - Минем сыман, - диде. Йөрәген сулкылдатып, гәүдәсе аша кайнар агым узып китте. Сеңлесе әнисенең хәле бик шәптән түгел икәнен әйтеп торса да, Нәфгать кайтып килергә вакыт таба алмады. Дөресрәге, күңеле белән әнисенең кайчан да булса аны мәңгегә ташлап китәсен ул күз алдына китерә алмый иде. Әнисе ул дөньяга килгәндә бар иде инде, гомер буе булды, гел аны кайгыртып, хәлен белеп торды һәм гел шулай булырга тиеш кебек иде. "Үлде!" - дигән хәбәре килгәч тә, кайтып күмү мәшәкатьләре белән йөргәндә дә, күңеле белән ул һаман анасын мәңге күрмәячәге, аның өзгәләнеп, җылы итеп: "Улым!" дип әйткәнен ишетмәячәге турында уйламады. Капка төбенә зур кара машина белән кайтып туктаганда, әнисе аның зур кеше булуы белән горурланырга тиеш, авылдашлары кызыгып карап торырга тиеш кебек тоелды. Әнисен күмгәндә Нәфгать акчасын жәлләмәде. Кабер казучыларга, ләхет алучыларга сәдаканы эредән тондырды. Тик күбесенең, ул хәер тарата башлагач, нигәдер зират капкасының икенче ягына ук чыгып китүләрен аңламады. Озатышырга килгән авылдашлары, җизни-кияүләре төркем-төркем зираттан чыгып киткәндә, берсе дә аңа эндәшмәде, үзе белән кайтырга да чакырмады, янында да калмады. Яңа кабер янында ул ялгызы иде. - Үпкәләткән чакларым да булгандыр инде, әнкәй. Кичер! Исән чакта бәхиллегеңне алып кала алмадым, - диде Нәфгать. Ул чагында шулай дигән иде. Тик барыбер бу - тантаналы җыелышларда күп йөреп, матур сүзләр сөйләргә өйрәнгән түрәнең дежур сүзләре генә булган икән әле. Шулай икәнен ул үзе бүген аңлады. Нәфгать, үзе дә сизмәстән, өстәлдәге телефоннарның шалтыравын көтә икән. Ник берсе шалтырасын! Эше дә өелеп ята. Барасы җирләре, хәл итәсе проблемалары да җитәрлек - берсен дә эшлисе килми. Аңа хәзер кесә телефонының шалтыравы һәм анда "әнкәй" дигән язуның чыгуы гына кирәк. Нәфгать үзе көткән чакыруның инде булмасын да белә. Шуны ныграк аңлаган саен аңа авыррак була бара. Тик барыбер сихерләнгән сыман күзен дә алмый телефонга карап утыра. Аның өчен бу мизгелдә затлы кабинет та, дәрәҗәле дуслары да, күңелен күрергә һәрвакыт әзер торучы җанашы да мөһим түгел икән. Бервакыт аңа әнисе (туган көне иде бугай) болай дигән иде: - Улым, әтиең белән сиңа исемне бик озак эзләдек. Ахырда Нәфгать дигән исемгә туктадык. Нәфгать - файда дигән сүз. Кешеләргә, туган-тумачаңа, нәсел-нәсәбеңә файдалы булып үс, улым! - дигән иде. Ә ул хәтта әнисенә дә яхшы бала була алмады, ахрысы. Файда дигәнне күбрәк кесәгә файда дип аңлап яшәлде. Нәфгать корт чаккандай урыннан сикереп торды. "Алдагы атнада кырыгын үткәрәбез", -дидеме әле сеңлесе? Әнисенең кабере өстендә таш та юк бит. Кырыгына өлгертермен дигән иде бит ул авылдагыларга. Аңа ышанып торалар бит. Өлгертергә, ничек тә җитешергә кирәк! Кабер ташы бик затлы булып чыкты. Әнисенең моңсу гына елмаеп төшкән фотосын табып, мәрмәр ташка шул сурәтне ясатты. Күргән туганнары "Әйбәт булган!" диюдән узмадылар. Аңлашыла да. Кабер ташын матур дип мактап булмый торгандыр инде. Ашка кадәр аны кабер өстенә урнаштырып кайттылар. Ашны сеңелләрендә әзерләгәннәр иде. Чакырылганнарны озатып, мулланы өенә илтеп куйгач, Нәфгать туган йортына кагылды. Эшләп бетерелмәгән эше, әйтелеп бетмәгән сүземе - аны нәрсәдер монда тарта иде. Ишекне ачып керде. Өй эче нәкъ элеккечә. Әйтерсең кайтып йөрмәгән еллар бөтенләй булмаган. Менә әнисе бераз гына башын кыек салып кече як ишегеннән күренер дә: "Әйдә, улым, көтү кайтканчы чәй эчеп алыйк!" - дияр кебек. Уйлар эчендә озак утырылды. Акны-караны күрми чапкан гомер юлында тукталып уйланган сирәк минутларның берсе иде бу. Узган кайтканда "Бу өйнең кемгә кирәге булыр инде? Сатарга туры килер. Казанга якын авылларда өйләр кыйммәт кенә йөри. Әйбәт кенә озатып булса..." дигән уйлары өчен үз алдында үзе чиксез оялып утырды. Уйларын бүлеп, капка шыгырдаган тавыш ишетелде. Бераздан ишектә күрше хатыны күренде. - Исәнме, Нәфгать абый! - диде Халидә. - Үләренә бер-ике көн кала, әниең Нәфисә түти "Нәфгатемнең кулыңа тапшырырсың" дип шушы төргәкне биргән иде. Менә, әманәтен тапшырам. - Шулаймыни, Халидә сеңлем, нигә аны сеңлекәшләргә генә калдырмады микән сине мәшәкатьләгәнче? - Үзе белгәндер инде, Нәфгать абый. Укыгач аңларсыз. Бәлки. - Монда нәрсә соң? Нәфгать төргәкне капшап карады. - Анда сезгә язылган хатлар булырга тиеш. Сезнең шалтыратуыгызны көтә-көтә иде дә әйтәсе сүзләрен хат итеп яза иде ул, мәрхүм. Шул хатлардыр ул. Халидә чыгып китте. Нәфгать, йөзенә бәреп әйтелгән ачы хакыйкатьтән исенә килә алмыйча утырганнан соң, калтыранган куллары белән төргәкне ачты. Чыннан да, әнисенең табак-табак битләргә түгәрәк хәрефләр белән язылган хатлары иде бу. Нәфгать иң нык саргайганын, таушалыбрак киткәнен кулына алды да ачып укый башлады: "Хәлең ничек, улым!" Ачы үкенү хисләреннән чиксез авырайган күз яшьләре хатның беренче юлларына тамдылар.

Наилә ХАРИСОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев