Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
әдәби сәхифә

Җиде юл чатында

Габдулла Галиев Җиде юл чатында Музыкаль драма 2 пәрдәдә, 6 күренештә Катнашалар: 1. Госманов Хәсән - тимер юл эшчесе, хәзер пенсиядә; 2. Сәрбиямал - аның хатыны; 3. Шәрәф - аларның уллары, автохуҗалыкта диспетчер; 4. Рамиль - Шәрәфның улы, 11сыйныфны тәмамлаган егет; 5. Алмазия - Рамильнең сыйныфташы; 6. Шамиль; 7. Эдик....

Габдулла Галиев

Җиде юл чатында

Музыкаль драма

2 пәрдәдә, 6 күренештә

Катнашалар:

1. Госманов Хәсән - тимер юл эшчесе, хәзер пенсиядә;

2. Сәрбиямал - аның хатыны;

3. Шәрәф - аларның уллары, автохуҗалыкта диспетчер;

4. Рамиль - Шәрәфның улы, 11сыйныфны тәмамлаган егет;

5. Алмазия - Рамильнең сыйныфташы;

6. Шамиль;

7. Эдик.

Вакыйга безнең көннәрдә Татарстанның көнчыгышында зур булмаган бер шәһәрдә бара.

Беренче пәрдә

Беренче күренеш

Вакыйга кечкенәрәк бер шәһәрчекнең ял паркында бара. Сәхнәнең арт өлешенә таба аллеялар сузылып киткән. Аллеяләрнең як - якларында бакчаларга хас терәкле диваннар. Бакчадагы агачлар арасыннан яңа шәһәрнең панорамасы, төзелеш краннары күренә. Бакчаның алгы өлешендә комдив Азин хөрмәтенә куелган һәйкәл. Аның тирә - ягында матур чәчәкләр үсеп утыра. Аннан алдарак, ягъни сәхнәнең алгы өлешенә куелган репродуктор аша яшьлеккә багышланган матур музыка яңгырый. Шуның астында сәхнә пәрдәсе ачыла. Сәхнә ачылганда сәхнәдә Рамиль ялгызы. Ул диванда башын салындырган хәлдә утыра. Бераздан ашыгып Алмазия керә. Ул тирә - якка күз ташлап эзләнә һәм Рамильне күрә.

Алмазия (шатланып Рамиль янына килә). Рамиль, нишләп син болай кайгыга төшкән шикелле башыңны салындырып утырасың әле?

Рамиль (сискәнеп). Ә? Нәрсә? (Аңына килеп). Ә-ә-ә Алмазия?! Нихәл, исәнме? (Күрешергә кул суза).

Алмазия(күрешә, ләкин ни булганын аңлау өчен аның күзләренә карарга тырышып). Исәнме Рамиль!

Рамиль (аңа карамаска тырышып). Кайчан кайттың?

Алмазия Кичә кич белән генә әле. Ә син бүген кайттыңмы?

Рамиль (аңа җавап бирми). Йә, ничек соң, тапшыра алдыңмы?

Алмазия Менә (кәгазь бирә). Чакыру билеты.

Рамиль (тагын да боегып). Болай булгач... сине инде медицина институтының студенткасы дип исәпләргә мөмкин. (Кулын кыса). Тәбрик итәм!

Алмазия Рәхмәт! Йә, үзең ничек соң?

Рамиль Әй, минем хәлне сорама инде Алмазия... (Торып китмәкче була).

Алмазия (куркып аның кулларыннан тартып утырта). Тукта әле, рәтләберәк сөйлә.

Рамиль Нәрсәсен сөйлисең инде аның?.. Сөйләрлек бернидә юк.

Алмазия Бернидә булмагач, нигә соң суга төшкән тавык шикелле җебеп, канатларыңны салындырып кайгыга батып утырасың?

Рамиль (ачу белән). Нәрсә син эч пошканда сукыр черки сыман бәйләнеп йөрәкне әрнетәсең? Мине ялгызымны гына калдыр!

Алмазия Юк, калдырмый торсын әле! Өйгә кайтып чемоданыңны ыргыткансың да, бер кемгә бер нәрсә әйтмичә чыгып киткәнсең! Әбиең дә, бабаң да нишләргә белми ут йотып утыралар. Миңа сабакташыңа, алай гына да түгел, якын дустыңа да килделе - киттеле җавап биреп утырасың.

(Йомшап). Йә, нәрсә булды? Керә алмадыңмени?

Рамиль. Юк.

Алмазия Нишләп?

Рамиль Чөнки мин керәсе факка баллар саны тагын да югарырык сикергән... Ә минеке үзең беләсең...

Алмазия Анда үтә алмагач түләүлегә керергә иде.

Рамиль Анда да баш тыгарлык түгел. Шуның өстенә бик кыйммәт. Юк, әти кесәсеннән укып ятарга теләмим.

Алмазия Әйе. Начарырык булган икән шул.

Рамиль Минем өчен моннан да начарырак хәлнең булуы мөмкин түгел.

Алмазия Син үзең дә гаепле бит, Рамиль. Мин сиңа гел әйтә килдем, хәзерлән, хәзерлән, дидем. Үзең дә хәзерләнмәдең, минем ярдәм итүемне дә теләмәдең.

Рамиль Мине синең кадәр генә белми дип беләсеңмени? Кара, каян килгән профессор?!

Алмазия (үпкә белән) Бик белемле булгач, нигә керә алмадың соң?

Рамиль Бабай әйткәндәй, кайда сөртенеп егыласымны белсәм, алдан түшәк җәеп куйган булыр идем дә бит...

Алмазия Менә шул, шул. Ныклап әзерләнсәң, синең түшәгеңнән дә ышанычлырак була ул! (Пауза). Йә, ярый, баш бетәрлек бәла түгел әле.

Рамиль Бәла бу! Әйе, әйе, бәла! Минем өчен моннан да зур фаҗыйга юк! Көзгә армиягә китәргә туры киләчәк, анда бер ел гомер уза. Ул вакыт эчендә институтка керү шартлары тагын да катлауланыр, баллар саны тагын да югарырак менәр, ә мин белгәннәремне дә онытып бетерәчәкмен. Аннан инде институтка кереп югары белем алу турында бөтенләй баштан чыгарып ташларга кирәк.

Алмазия Ни өчен? Ә нигә башка кешеләр армиядән кайткач та укыйлар соң? Әнә минем абый...

Рамиль Эчне пошырма әле йөрәк янганда...

Алмазия Юкка эчең дә пошмасын, йөрәгең дә янмасын! Андый хәлгә төшкән бер син генәме әллә?

Рамиль Безнең мәктәптән барган кешеләр арасыннан провал ясаучы бер мин генә шул! Хәзер нишләргә инде?!

Алмазия Берәр җиргә эшкә урнашырсың...

Рамиль (аны бүлеп). Һә, эшкә ?! Кая? Кулымда бер һөнәрем дә булмаган килеш кая урнаша алыйм мин?! Кем булып?!

Алмазия Әллә эш беткәнме? Әнә төзелешкә керерсең!

Рамиль Төзелешкә? Юк инде, рәхмәт. Ничә еллар геологлар романтикасына гашыйк булып, геолог булырга хыялланып яшим дә, хәзер үз хыялларыма үзем хыянәт итеп төзелешкә керимме?... (Мыскыллап). Ул киңәшләреңне башка берәү өчен сакла инде син! Мин андый киңәшләргә мохтаҗ түгел Алмазия туташ!

Алмазия (үпкә белән). Иллә мактанчык та инде син, Рамиль! Алай гына да түгел, беләсеңме син кем?! Эгоист! Үз - үзенә гашыйк кеше!

Рамиль (үртәп, ачулы). Андый начар икәнемне белгәч, нигә соң тагылып йөрисең?

Алмазия (еларга җитешеп, җәберсенеп). Мин тагыламмы? Сиңамы?

Рамиль. Әллә тагылмыйсыңмы? Ничек кенә әле! Сагыз шикелле сыланасың!

Алмазия. И-и-их син! (Әрнеп). Мин сине иптәш...дус... итеп. Ә син... (яшькә тыгылып йөгереп чыгып китә).

Рамиль (ялгышын аңлап). Алмазия!.. Алмазия!.. Китте! (Яңадан диванга барып утыра). Нишләргә соң хәзер?.. Укытучыларның күзенә ничек күреним? Дусларыма?..

Бер яктан Шамиль белән Эдик керәләр. Эдикның кулында гитара. Шамильнең кулындагы кесә телефоныннан ниндидер яңа музыка дигән нәрсә яңгырый: кәҗә кычкырган, ишәк бакырган тавышлар ишетелә. Болар шул музыкага әллә нинди кыргый, маймыл хәрәкәтләре дә ясап алалар. Рамильне күрүгә беразга туктыйлар да, нәрсәдер ниятләп ымлап сөйләшеп алалар. Аннан Рамильгә каршы диванга килеп утыралар. Телефондагы музыканы туктаталар да, гитарага кушылып җырлыйлар:

Без ирекле кошлар төсле

Очабыз төрле якка.

Ирекле кош кунып сайрый

Теләсә кайсы ботакка.

Эдик (бәйләнергә җай эзләп, Рамильгә). Эй син! Йолкыш! Нәрсә анда дөньяңны онытып утырасың? Кил безнең янга, җырла!

Рамиль. Миннән башка да бик шәп акырасыз, бәйләнмә, акыра бирегез!

Эдик.Кара, тешен күрсәтә белә икән бу фраер. Бар әле, тешләрен санап күрсәт шуңа Шәкә!

Шамиль. Була ул, сэр! (Рамильгә таба бара, Рамиль дә баса).

Рамиль. Слушай, кит яхшы чакта, бәйләнмә!

Шамиль (туктап). Стоп! Ба-а! Рамиль! Син түгелме соң бу?

Рамиль. Тукта! Тукта!.. Син... Син Шамиль түгелме соң?

Шамиль. Шул Шамиль үзе булса ни әйтерсең?

Рамиль. Чыннан да Шамиль шул! Ах син, ташбаш малай! (Аны кочып ала).

Шамиль (кочаклаган хәлдә). Мин бу, Рамиль дус, мин!

Рамиль. (Шамильне ычкындыра). Кайдан син болай? Әллә бөтенләйгә кайттыңмы? Кайда торасың? Эшлисеңме, укыйсыңмы?

Шамиль (шаярган булып). О-о-о, син берьюлы шундый күп сораулар бирдең, кайсысына җавап бирергә аптырап калырлык.

Рамиль (кочаклап, шаярып). Син аптырама, берәм - берәм җавап бир. Бөтенләйгәме?

Шамиль. Юк, озакламый китәбез.

Рамиль. Йә, хәлләрең ничек? Сөйлә әле, сөйлә! Син бит инженер - механик булырга хыяллана идең?

Шамиль (көрсенеп). И-их, Рамиль дус! Ул хыяллар күптән җилгә очтылар инде!

Рамиль (гаҗәпләнеп). Нишләп? Нәрсә булды?

Шамиль. Сиңа ничек итеп аңлатырга соң?.. Ну... Теге вакытта безнең бу шәһәрдән күчеп китүебезнең сәбәбен мин сиңа сөйләгән идем бугай инде?..

Рамиль. Әйе, әйе, хәтерлим. Әтиегез ташлап киткән иде шикелле?..

Шамиль. Әйе, әни "Наратлы" станциясендә торучы бер кешегә кияүгә чыкты. (Көрсенеп). Ничек әйтсәң дә үги ата, үги инде, үз атаң түгел. Бер көнне мин өйдән чыгып киттем дә... кире кайтмадым.

Рамиль. Бөтенләйгәме?

Шамиль. Әйе.

Рамиль. Син бит моннан 9 нчы классны бетергәч киткән идең, шуннан соң кайда укыдың?

Шамиль. Казанга барып һөнәр мәктәбенә кергән идем...

Рамиль. Йә, йә, шуннан?

Шамиль (кулын селкеп). Барып чыкмады... (Сүзне икенчегә борырга теләп). Ә-әй, мин онытып та торам икән. Әй, Эдик! Кил әле!

Эдик (урыныннан кузгалмый). Синтиментальный күренешләрне җенем сөйми!

Шамиль (Рамильне җитәкләп Эдик янына алып килә). Менә, таныш бул Эдик, бу минем балалык дустым - Рамиль.Классташым, бер партада утырган идек.

Эдик. Очень рад. (Кул биреп). Эдвард Ахметовский. Эдик дип кенә эндәшсәгез дә була. Мин үземнең якын иптәшләремә рөхсәт итәм. (Рамильгә урын тәкъдим итеп). Прошу?! Сез минем дустымның дусты булгач, значит минем дә дустым буласыз.

Рамиль. Рәхмәт.(Урталарына утыра).

Эдик. Ну как, укыйсызмы, эшлисезме?

Шамиль. Да, Рамиль, син үзең турында бер ни дә әйтмәдең бит әле. Син хәзер институтта укыйсыңдыр инде?

Эдик. Нинди институтта? Например, кем булырга?

Рамиль (теләр - теләмәс). Мин ни әле... Шамиль... Керә алмадым.

Эдик (усал көлеп). А-а, провал ясадың! Ха - ха... Понятно! Ну, киләчәктә что думаешь?

Рамиль. Баш каткан әле, нишләргә дә белгән юк.

Эдик. Подумаешь! Институтка керә алмау зур бәла! Бар кеше профессор, академик булып бетсә, кара эшне кем эшләр? Например, бер галим - академик тайгага алтын, йә алмаз эзләргә китсә, ул анда үзе генә нишли ала? Обязательно кара эшче кирәк. Вот! Например, как безнең ише...

Рамиль (кызыксынып). Нәрсә, әллә сезнең ул якларда булганыгыз бармы?

Эдик. Кайда?

Рамиль. Тайгада дим.

Эдик (ялганлап). У-у, без тайганы аркылыга - буйга үткән егетләр.

Шамиль (сүзне икенчегә борырга теләп). Әниеңнең үлгәнен беләм инде, ә әтиең Шәрәф абый исәнме? Өйләндеме әле?

Рамиль. Юк. Минем өчен өйләнми йөри ахыры. Менә быел мин институтка кергән булсам, бәлки...

Шамиль. Шәрәф абый һаман да шофер булып эшлиме әле?

Рамиль. Юк. Икенче АХТ да диспетчер.

Эдик. Аха? О-о-о. Порядочный шишка! Шәкә ишетәсеңме? Рамильнең әтисе оказывается начальник.

Шамиль. Ишетәм! (Рамильне Эдик йогынтысыннан коткарырга теләп сүзне икенчегә бора). Кара әле, Рамиль, син кайсы институтка керергә теләгән идең соң?

Рамиль. Горныйга, геологический бүлегенә.

Эдик (уңай очракка шатланып). Геологическийгамы? Димәк безнең коллега булырга телисең?

Шамиль. Эдик! Кирәкми!

Эдик (ачу белән) Нәрсә кирәкми?

Рамиль. Нәрсә, сез геологлармени?

Шамиль. Без Рамиль, ни...

Эдик. Без, Рамиль дус, настоящий геологлар! Без тайгада алмаз эзлибез. Дөрес, без әле ученыйлар да, инженерлар да түгел.. Ну, ярдәмче эшчеләр!

Шамиль. Эдик, кузгалмыйбызмы?

Эдик. Сабыр Шәкә, сабыр! Кара әле, Шәкә! Без бит үзебезнең начальник белән сөйләшеп, Рамильне үзебезнең отрядка ала алабыз. Әйе, әйе. Ул безнең арада бер ел эшләп практика алгач институтка да җиңел керә ала.

Шамиль. Рамильнең биредә калуы яхшырак, Эдик! (Мәгънәле итеп). Рамиль иркәрәк үскән малай. Безнең хезмәткә күнегә дә, түзә дә алмас! Аны котыртма!

Рамиль. Син нәрсә, Шамиль, син мине бер нәрсә дә кулыннан килми торган

мәми дип беләсеңме әллә?

Шамиль(аптырап). Мин алай димим, Рамиль... Мин...

Эдик. Йә, Рамиль дус, безнең белән китәргә ризамы?

Рамиль. Белмим шул әле... эти белән дә сөйләшеп карарга кирәк... Бабай белән әби нәрсә әйтер тагын.

Эдик. У-у, болай булгач булмый инде ул! Шәкә прав, син әле егет түгел, ә җебегән мәми. Как это? Ә-ә , Мамалыга! Ха - ха!

Рамиль. Уйлармын дидем бит. Мондый эшне уйламыйча гына эшләп булмый ич.

Эдик. Уйла, уйла, көчләмим. Әле мин Шамильнең дә дусты булгач ярдәм итү йөзеннән генә... Ах, шайтан алгыры, бу очрашуны отмечать итәсе иде бит! Шәкә, син ничек карыйсың?

Шамиль (теләр - теләмәс). Үзеңә кара!

Эдик(кесәдән акчасын карап). Ну, киттек!( Рамильне култыклап). Әйдә!

Рамиль (аптырап). Кая?

Эдик. Ресторанга.

Рамиль. Юк, мин аракы эчмим бит.

Эдик. Эчмәсәң, аракыны без эчәрбез. Ә сиңа шифалы су, нарзан, йә лимонад алырбыз. Ну, киттек. (Җырлый).

Агыла болыт агыла

Таудан тауга кагыла.

Авыр хәлдә калган чакта

Чын дусларың табыла.

(Җырлап чыгып китәләр. Җыр ераклаша. Бик борчылган хәлдә Сәрби белән Хәсән ага килеп керәләр. Тирә - якка ташланып эзлиләр)

Сәрби. Юк! Монда да юк?! Кая китәр бу бала?

Хәсән. Алмазия шушында утырып калды диде бит!

Сәрби. Шушында булгач, шушында булырга тиеш бит инде. Әллә Алмазия аны теге кечкенә мәхаббәт бакчасында күргәнме соң?

Хәсән. Юк инде. Шәһәрнең ял паркында, Азин һәйкәле янында диде. (Һәйкәлне күрсәтеп). Менә бит һәйкәл. Димәк, шушында утырган.

Сәрби. Алай булгач, кайда соң? Кайда? Юк бит!

Хәсән. Карчык! Ул бит тере кеше, ләбаса, берәр җиргә киткәндер, йә иптәшләре янына, фәләнгә...

Сәрби. Юк, юк, бер дә башка түгел. (Елап). Гарьлегенә чыдыша алмыйча суга барып төшкәндер. Бигрәк үзсүзле горур бала булды шул! (Елый).

Хәсән. Анысына да син гаепле, карчык, үчти -үчти итеп кенә үстердең, бер дә җил - яңгыр тидермәдең. Менә тәрбияңнең нәтиҗәсен күрдеңме инде? Беренче давылга да каршы тора алмады, бөгелеп төште.

Сәрби. Ачуымны китереп, йөрәгемә ук кадап торма әле ичмасам. Алай бик белдекле булгач үзең тәрбиялиләр аны.

Хәсән. Тәрбияли идем. Син ирек бирмәдең. Мин уңга дисәм, син сулга алып китә идең.

Сәрби. Соң хәзер ул турыда бәхәсләшеп тора торган вакытмени? Әйдә, елга буйларын карыйк. Бәлки полициягә хәбәр итәргә кирәктер?

Хәсән. Тукта! Полициягә хәбәр итәргә ашыкма әле. Башта бу бакчаны әйләнеп чыгыйк. Бар, син бу яктан, ә мин моннан. (Икесе ике якка ашыгып чыгып китәләр. Эчке пәрдә ябыла, шомлы музыка башлана).

Икенче күренеш

Эчке пәрдә алды.

Беренче күренеш тәмамланып эчке пәрдә ябылуга башланган шомлы музыка һаман әле дәвам итә. Эчке пәрдә алдына Эдик белән Шамиль керәләр.

Шамиль (Эдик артыннан керә- керә). Кара әле, Эдик, Рамильгә бармыйбыз!?

Эдик. Нигә бармыйбыз?

Шамиль. Мин әйттем, бармыйбыз, точка!

Эдик. Син нәрсә? Шәфкатъ фәрештәсенә әверелмәкче буласыңмы әллә? Син андый хисләреңне бары тик теге дөньяга баргач кына күрсәтә аласың! Анда китәргә бик ашыксаң, ярдәм итәргә дә мөмкин!

Шамиль (ачу белән). Янама, курыкмыйм!

Эдик (аның каршысына басып). Кирәк булса куркытырмын. Кара аны, салага!
Шамиль (Эдикның өстенә бара). Нишләтерсең?! Йә, әйтеп кара! Нишләтерсең? Арттан пычак кадарсыңмы?

Эдик (куркып артка чигенә). Миннән башка да кадаучылар табылыр.

Шамиль (җирәнеп). Шул, шул.Синнән анысы да булмый. Син кеше кулы белән утлы күмер тотарга күнеккән.

Эдик. Ну, ярый, әйдә киттек.

Шамиль (Эдикны үгетләргә тырышып). Эдик, үтенәм, бармыйк. Рамиль белән башка очрашмыйк...

Эдик. Вот тебе на! Ни өчен?

Шамиль. Аңла, Эдик! Иң әшәке карак та, бандит та үзенең дусларына түгел, тирә ягындагы күрше - күләмгә дә зыян салмый. Рамиль бит минем иң якын балалык дустым. Ничек итеп аны бәлага урарга кирәк?

Эдик (хәйлә белән юмалап). Нигә аны бәлагә урарга? Ул безгә путевой листлар гына алып бирсен дә, аннан соң аның безгә кирәге дә шул кадәр генә.

Шамиль. Юк-юк! Минем үземнең дә бу упкынга кереп батуым җиткән инде. Дустымның дә бәхетсез булуын теләмим!

Эдик ( ирония белән көлә). Браво! Браво! Ха-ха, юлдан язган бала тәүбәгә килә. Ха - ха... (Ачу белән). Бәлки әле полициягә барып эшләгән җинаятьләреңне башкалар өстенә аударып тезләнеп гафу үтенерсең! Ә Червонецны тотып бирсәң, гафу итү генә түгел, бүләк бирүләре дә ихтимал!У-у, салага! Менә мин синең эчеңдә зарарлы корт котыра башлавын Червонецка әйтим әле...

Шамиль (ялынып). Эдик, кирәкми, аңа бер сүз дә әйтмә. Мин бит берәүне дә сатарга җыенмыйм! Бары тик Рамиль өчен генә... Бу сүзләр ике арада гына калсын!

Эдик. Ярый, яңадан да шундый уйларыңны сизсәм!..

Шамиль (тынычлык күрсәтеп). Йә. йә, бетте. Ә путевой листны башка җирдән чәлдерсәк! Мин үзем...

Эдик. Юк, кирәкми. Червонецның боерыгы шулай. Понятно?!

Шамиль. Юк әлө, не понятно.

Эдик. Ул хәзергә әле Рамильнең әтисе эшли торган АТХ да шофер булып эшли. Эшне җиренә җиткереп эшләү өчен машина да, бөтен документлар да шул АТХ ныкы булырга тиеш. Понятно?

Шамиль. Менә хәзер аңладым.

Эдик. Аңласаң, киттек. Карап карыйк, синең дустың безне нәрсә белән сыйлар икән? (Чыгып китәләр).

Музыка башлана. Шул музыка астында эчке пәрдә ачыла.

Өченче күренеш

Госмановлар квартирасы, шактый бай, пөхтә итеп зәвык белән җыештырылган зал. Йорт җиһазлары хуҗаларның хәлле тормыш белән яшәгәннәрен күрсәтә. Уңга да, сулга да күрше бүлмәләргә чыга торган ишекләр. Беренче планнан уң якта кухняга, сул якта тыштан керә торган ишек, каршысында зур тәрәзә. Стенада урта яшьләрдәге мөлаем хатын -кыз рәсеме. Пәрдә ачылганда Сәрби әби керләр үтүкли. Беренче күренеш белән бу күренеш арасында ике көн үткән. Эш киеменнән Хәсән керә.

Хәсән. Теге чучка малай һаман да тормадымы әле?

Сәрби. Тсс, әкерен! Уята күрмә!

Хәсән. Уянсын! Сәгать 12нчегә китте. Рәтле кешеләр бер кавым эшләп ардылар инде, озакламый төшке ашка кайтыр вакытлары җитә, ә ул һаман да йокы симертә.

Сәрби (ялынып). Йә инде, картым, бердәнбер оныгыңа шул кадәр каты бәгырьле булма.

Хәсән. Син кирәгеннән артык йомшак бәгырьле булганга "барчук" булып җитеште дә ул.

Сәрби. Соң бит, картым, баланы гел кыерсытып түбәләп торып булмый бит инде. Әле 14 яшь тә тулмаган иде бәбкәчемнең әнисе үлеп китте. Күңеле төшеп боекмасын, ятимлек сизмәсен дидек. Ул вакыт син үзең дә...

Хәсән. Һәр нәрсәнең дә чамасы, үлчәве бар. Мамыкка төреп иркәләп үстерүеңнең нәтиҗәсен күрдеңме инде хәзер! Укы, яхшылап хәзерлән дидем, тыңламады. Әйтерсең аның имтихан бирә алмавына кеше гаепле! Шәһәрдән кайтып төшүгә, исәнлек - саулык сорау юк. Чемоданын ыргытып бәрде дә чыгып китте. Ул гына җитмәгән,кич ләх булып исереп кайтты. Ярый, беренче мәртәбә ялгышкан, кайгыдан булгандыр инде дип кичердек. Кичә көндезге 11гә кадәр урын өстендә аунап ятты да, кай арада чыгып китеп тагын эчеп кайткан. Төнге бердә көчкә үрмәләп кайтты бит. Йә, әйт! Нәрсә бу? Моны ничек аңларга кушасың, Сәрбиҗамал ханым, ә? Көндезге 12 гә кадәр йоклап төне буе рестораннарда типтереп йөрергә кайдан килгән байбәтчә ул! Акча кайдан ала?

Сәрби. Соң кайдан ала дип... белмим инде...

Хәсән. Син аның әнисе урынына калган бердәнбер тәрбиячесе, әбисе. Белергә кирәк!(Тумбочка өстендәге кечкенә тартманы карап). Моны да бикләп йөрмисең икән?

Сәрби (ризасызлык белән). Йә, йә ачу китереп канымны кыздырып йөрмә әле. Әлхәмделлахи шөкер, безнең өйдә моңа кадәр акчаны бикләп торганыбыз юк. Әнә шул кечкенә тартмада тора. Рамильнең бер чакта да сорамый алганы юк. Һәрвакыт: әби бер йөз сум алыйммы? Илле сум алыйммы, дип сорап кына алаиде.

Хәсән. Имтиханга киткәндә күпме бирдең?

Сәрби. Ашарына - эчәренә тутырып җибәргәч әллә ни күп бирмәдем инде. Юлына -фәләненә нибары 20 000 сум.

Хәсән. Сигез көнгә 20 000 сум? (Ирония белән). Азырак биргәнсең икән шул! Кеше балалары 2000 -3000 сум белән институтка да кереп әйләнеп кайталар. (Кечкенә тартманы алып эчендәге акчаларны җыйнап кесәсенә сала). Моннан соң үзеңә дә йорт расходлары өчен санап кына бирергә туры килер!

Сәрби (ачу белән). Ярый, моннан соң базарына да, кибетенә дә үзең барырсың!

Хәсән. Шулай кирәк булса, барырмын.

Сәрби (күз яшенә тыгылып). Карун! Саран Гатаулла! Бердәнбер, күз карасы кебек оныгыңа 30 -40 сум акча кызганасың! Оят!

Хәсән (ачынып). Акчаны кызганмыйм, карчыгым, аңла шуны, оныгымны кызганам. Егет һәлакәт чокырына мәтәлеп төшсә, аннан инде тартып чыгаруы мөмкин булмаячак!

Сәрби. Төшмәс, төшмәс, Аллаһебоерса!

Хәсән. Менә, менә, боерса шул. Син, карчыгым, моннан соң малайны әтисе белән миңа тапшыр инде, яме! Ләкин ишетсен колагың, безгә комаучалама. (Рамильнең бүлмәсенә юнәлә).

Сәрби (аның юлын бүлеп). Син кая? Нишләмәкче буласың тагын? Баланың нервысын бозарга рөхсәтем юк.

Хәсән. Карчык! Комаучалама дим!

Сәрби (ишеккә аркылы тора). Юк дигәч, юк. Кертмим.

Хәсән. Теге көнне җил аударган койманы рәтләп куярга кирәк, ялгызыма гына мөмкин түгел, багана төбе казыса да, тотышып торса да азырак файдасы тияр! Йокыдан торырга күптән вакыт инде.

Сәрби. Юк, юк, уята гына күрмә, зинһар. Йокысы туйгач, үзе торыр әле.

Хәсән. Нәрсә, укасы уалыр дип куркасыңмы әллә?

Сәрби (ялынып). Картым, балага карата шул кадәр шәфкатъсез булма инде, авырый бит ул мескенкәем. Чирли, башын да күтәрә алмый.

Хәсән (кырыс). Үзе теләп, сатып алган чир. Бер - ике багана төбе казыса чирен юып алгандай булыр. Шуның өстенә хезмәткә өйрәнер. Ул вакыт ипинең кадерен белеп ашар! Кит әле, кит, эшемне калдырысың. (Бүлмәгә кермәкче була).

Сәрби (карышып). Юк, юк үзем исән чакта баланы газапларга ирек бирмәм. Әллә нинди авыр коймалар күтәртеп көче утырып бетмәгән сабыйны имгәтмәкче буласыңмы?

Хәсән. Мин аның кебек чакта паровозда кочегар идем инде.

Сәрби. Ул Николай патша заманы булган! Үзебез газап чигеп яшәгән дә җитәр. Иркен заманда оныгыбыз рәхәт яшәсән.

Хәсән. Карчык! Сәрбиҗамал дим! Кит, канымны кыздырма!
Сәрби (елап). Нигә син шул кадәр таш бәгыръле микән? Балаңнан туган балаң газиз түгелмени сиңа?

Хәсән (ачынып). Ә-әй, карчык, карчык! Йә, ярый күз яшьләреңне юкка әрәм итмә! (Көрсенеп). Булай булса елыйсы көннәрең алда әле синең! (Кызу атлап чыгып китә).

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев