Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
әдәби сәхифә

Карантин

"Борын заман карт белән карчык торган, Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган. Асраганнар бер Кәҗә берлә бер Сарык, Болар булган берсеннән дә берсе арык" дигән әкият юлларын укыганда, инде мәктәп елларыннан бирле һәрвакыт күршеләребез - бүрәнә аралары кызыл балчык белән сыланган, алты-җиде җирдән терәү куелган, җиргә сеңеп бетә язган өйдә яшәүче...

"Борын заман карт белән карчык торган,

Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган.

Асраганнар бер Кәҗә берлә бер Сарык,

Болар булган берсеннән дә берсе арык" дигән әкият юлларын укыганда, инде мәктәп елларыннан бирле һәрвакыт күршеләребез - бүрәнә аралары кызыл балчык белән сыланган, алты-җиде җирдән терәү куелган, җиргә сеңеп бетә язган өйдә яшәүче Гаптерәҗи карт белән аның карчыгы Сәхипҗамал әбине искә төшерәм (дөресен әйткәндә, мин монда аларның чын, мулла кушкан исемнәрен язам, ә болай аларны авыл кешеләре Гаптери белән Сәппиха дип кенә йөртте). Чынлап та, нәкъ шул әкияттәгечә, аларның да бик үткен, без, күршеләр, өчен бик юньсез, әни әйткәндәй, мур кыргыры ап-ак кәҗәләре, аның ике-өч бәтие, тагын бер кара сарыклары бар иде.

Көтүчегә түлисе була диптерме, Гаптери бабай аларны көтүгә йөртми, шунда авыл башыннан үтә торган юл буена гына чыгарып куя. Кәҗәсен казыкка бәйли, сарыгын, кәҗә бәтиләрен бәйләмәсә дә, алары кәҗә тирәсеннән китми, шунда гына чемченеп йөриләр. Казыкка бәйләнгән килеш тәртипле генә үлән йолыккалап йөрсә, кәҗә буламы соң ул?! Төш туры да җитеп өлгерми, кәҗә инде бавыннан ычкынып, бәтиләрен иярткән килеш берәрсенең йә урам бакчасында, йә арткы бакчада агачтыр, куактыр кимерергә керешкән була. Сарык исә шул бакча тирәсендә әйләнгәли.

Кәҗә түтәлләреңне таптаса, алмагачыңны, йә булмаса чия куагыңны кимерсә, бу хәл кемгә ошый инде? Әле яфракларын гына ашап калса бер хәл, агачның да кабыгын кимерсә, алмагачың, чияң белән хушлашырга гына кала бит. Шул юньсез кәҗәләре аркасында Гаптери бабай белән Сәппиха әби күршеләр белән елның-елында низаглашып бетәләр иде. Гаптери бабай кәҗәсенең ычкынганын белеп алу белән урамга чыгып "Ка-ран-тин!" дип (кәҗәнең кушаматы шундый) бер-ике тапкыр кычкыруы була, теге карак тек-тек басып хуҗасы янына килеп тә җитә. Гаптери бабай исә аны берәр карыш озынлыктагы ике мөгезеннән эләктереп, яңадан казыгына бәйләп куя да жалу белән килгән күршесенә: "Ышанмасаң, әнә, барып кара, кәҗәм урыннан да кузгалмаган. Валлаһи, билләһи, баскан җиремдә җир йотсын, әгәр дөресен әйтмәсәм", - дип, ант суы эчәргә тотына. Күршесе исә: "Ярар, ярар, яңадан тагын бер тапкыр бакчага керсә, аягын бәреп сындырам мин аның", - дип яный.

Көзләр җиткәч, Гаптери бабай күрше авылдан олы гәүдәле, мөгезләре кәкрәеп килгән кап-кара кәҗә тәкәсе алып кайта. Бу турыда белми калыр идек тә бит, тик ул тәкәнең исе аларның абзар-кура, ишегалларын гына түгел, бөтен урамны сасыта. Валлаһи менә урамга чыккач, борынны каплап йөрергә туры килә. Булса да булыр икән сасыган кәҗә тәкәсе.

Ә инде яз җитеп, кояш күренүгә, капка төпләренә, койма буйларына өеп куелган такта-сайгак, бүрәнә ише нәрсәләр өстендә кара "шомырт"ларын коеп, Карантин белән аның ике-өч бәтие сикергәләп йөри башлый. Күрше-күлән:"Болар да Күркә Кәрим кебек югарыны яраталар, егылып төшүдән курыкмыйлар, югыйсә, биектән егылу куркынычрак та бит инде", - дип көлешә. Күркә Кәрим дигәннәре авылның теге башында яшәүче бер абзый. Аның түрә булырга яратуы турында әллә нинди мәзәкләр сөйлиләр. Имеш, ул амбарда каравылчы булып торганда, галош табанына үзе ясаган мөһер суккан кәгазьгә шоферларга кул куйдырта торган булган, шунсыз ындыр капкасын ачмаган.

Кәҗәгә Карантин дигән кушамат тагуларының да үз тарихы бар.

...Гаптери бабайларның бик матур җырлый торган Сәетҗан исемле уллары булган. Кечкенә чагында ул әтисенә ияреп ат абзарына йөри, анда ат караучылар малайга кәнфит, прәннек ише күчтәнәчләр биреп җырлаталар. Кайчагында аны колхоз рәисе Сафа абзый да җырлата. Кечкенә Сәетҗанны улак башына бастырып куя да: "Яле, улым, берәр матур көне сузып җибәр", - ди. Малай җырлый, рәис аңа уч тутырып акча бирә. Ә бер тапкыр рәискә җырлый-җырлый кечкенә артистның бөтен репертуары бетә, тик кызмача рәис һаман җыр таләп итә. Шуннан малай ат караучылар өйрәткән такмакны исенә төшерә:

Пәхерниса сирата

Әллә кемне ярата.

Әллә кемне түгел лә,

Сафа абыйны ярата, - дип кычкырып җырлап җибәрә.

- Җитте, җитте, - ди Сафа абый, - зинһарлар бу җырыңны беркайчан да җырлый күрмә!

Менә шул Сәетҗан буйга үсеп җиткәч, әтисе кебек үк, аръяктан чибәр генә кыз ияртеп кайта. Биата-биана киленне ни өчендер өнәп бетерми. Сәппихәттәй еш кына:"Килен кеше - ким кеше, Алабай белән тиң кеше" дияргә яратса, Гаптерәҗи киленне: "Озак йоклыйсың, иртә тормыйсың", - дип битәрли. Шулай этле-мәчеле яшәп ятканда беркөнне таң алдыннан карт белән карчык өй эчендәге әллә ниди сәер тавышка уянып китәләр. Торып карасалар, хәйраннарга калалар: киленнәре бүкән алып кергән дә шунда балта белән салам турап маташа. "Бу ни хәл?" - диләр картлар икесе дә беравыздан. "Ник, - ди килен, исе китмичә генә, - эткә башак бирәм".

Гаптерәҗиләрнең чыннан да этләре белән тавыкларынна башка маллары булмый. Менә шуннан соң карт, хәленнән килмәсә дә, сыер юнәтмәкче була. Шул нияттән туган-тумача, күрше-күләннән дә бурычка акча җыештырып, хатынының туган ягына, аръякка (Каманың, Агыйделнең теге ягын бездә аръяк дип йөртәләр - авт.) сыер алырга дип чыгып китә. Озак йөри ул анда, хәтта хатлар да язып салырлык вакытлар үтә. Бер хатында Гаптери "күңелгә ошаган сыер күренми әле" дип язса, икенчесендә "сыеры шәбен шәп тә, акча җитеп бетми" дип зарлана. Аннан соңгы хатларында "сыерны алдым алуын, тик ничекләр генә алып кайтырмын икән" дип борчыла. Моннан Сәппиха әби дә инструкцияләрне җибәрә тора: сыерның төсе кара булмасын, безгә, ак чырайлы, җирән чәчле кешеләргә, кара төс губчем дә килшеми, ди. Аннан килеп, "мүкләк сыер ала күрмә, көтүдә сөзеп интектерерләр" ди. "Алганда, имчәкләрен карап ал, берүк кыска була күрмәсеннәр, Аллаһ сакласын, ничек саварсың". "Мөгез аралары киң, койрыгы озын сыер алырга тырыш, андыйлар сөтле була диләр" дип яза.

Картлар хат алышкан арада Сәетҗан белән эткә башак бирүче килен вербовка белән Молотов якларына чыгып китәләр. Бераздан алардан хәбәр килеп ирешә: Березняки шәһәрендә шахтага эшкә урнашканнар. Алга таба китеп булса да әйтим: илле сигезенче елның кояшлы җәендә, китүләренә ике-өч ел булганда, Сәетҗан, бөтен авылны шаккатырып, ун мең сумга әтиләренә Гапсадыйк приказчиктан калган шәп, зур хуҗалыкны алып бирде.

Менә бервакыт Гаптери кайтып төшә, тик үзе генә, сыер юк. Аръякта карантин икән, сыерны бу якка алып чыга алмаган. Берәр айлап вакыт үткәч, Сәппихәттәй:"Сыерны алып кйтыр идең инде, карантин беткәндер бит", - ди. Моңа каршы ире: "Ну бу хатын-кызны, ашыгыпмы, ашыга,бер айда гына карантин бетәмени инде,ул бит өчәр айга сузыла", - ди. Өч ай да үтә, Гаптери сыерга бырырга ашыкмый. Сәппәхәттәйнең түземлеге бетеп, өйдә бураннар уйный башлагач кына: "Анда баҗайларны сыйлап, үзем дә чак кына кәгештереп йөри башлагач, акча бетте шул", - дияргә мәҗбүр була. Җавап итеп Сәппихәттәй ниләр әйткәндер, анысы безгә караңгы, тик ике-өч айдан соң аларның ишегалдында әнә шул ак кәҗә белән кара сарык пәйда булды. Кәҗәгә Карантин дигән кушаматны Сәппихәттәй таккан дигән сүзләр йөрде.

Фәрид Төхбәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев