Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлфис+Нәфисә (Иж-Бубыйдан Нәсимә Сипова хикәясе)

    Алтын көзләр җитсә, Нәфисәнең күңеле алтын балачагына әйләнә дә кайта

    Алтын көзләр җитсә, Нәфисәнең күңеле алтын балачагына әйләнә дә кайта. Балачакта гына була торган гөнаһсыз самимилекнең көче еракта-еракта калган күңелле сәхифәләрне гомер буе җылы итеп саклый белә. Үткәннәрдә калганнарны бүгенгегә ялгарлык якты бизәкләр дә хәтерләтеп тора шул аларны. Ничәмә-ничә төскә манчылган миләш яфрагын кара син! Күп еллар элек тә нәкъ шундый иде бит алар...

    Нәфисә күрше Әлфис белән бер класста, бер партада утырып укыдылар. Кирәк булса сөйләштеләр, кирәксә уйнап-шаярып алдылар. Тәрәзәдән күргән кызыкны икесенә бүлгән кебек алган белемнәре дә икесенә җитәрлек булды. Барысына канәгать булып, шатлана-куана мәктәпкә килделәр, бергәләп кайтып киттеләр. 
    Кечкенә буйлы Нәфисә Әлфис өчен бәләкәйдән кадерле булды. Һәр көнне ишек төбендә көтеп алды, капка ачып кертеп җибәрде. Букчасын аркасына кидереп, ишектән әнисе озатса, нәни генә сандалиларының атламасын каптыру бәхете Әлфискә эләгә иде. Кырыйдагыларның барлыгы-юклыгы гел бергә йөргән бу ике күгәрчен өчен әллә бар, әллә юк булды. 

    –    Өсләреңне алыштыр да безгә кер! 

    Әлфис Нәфисәне мәктәптән кайтканда һәр көнне шулай үзләренә чакыра иде. башта әнисе әзерләп киткән кечкенә өстәлдә чәйләп алалар, бер сынык шәңгәне икегә бүлеп ашыйлар да, Нәфисә алып кергән алмаларны чәйни-чәйни китап карыйлар. Аннан бергәләп укытучы кушкан эшләрне үтиләр. Көн ахырында ишек алдында борыннары каралганчы рәхәтләнеп уйныйлар...

    Менә бүген тагын 1 сентябрь. Күршеләр 5 сыйныфка килделәр. Җәйгә укырга бирелгән китапларның эчтәлеген сөйләү дәресе. Нәфисә Әлфиснең рәсемле китабын үзенә тартты да тиз-тиз карый башлады. Уртасына җиткәч туктап калды. Миләшнең озынча төсле яфраклары белән “Нәфисә“ дип язылган дәфтәр битен күрде. Үзенең исемен беренче күргән, беренче ишеткән кебек кисәк әллә нишләп китте Нәфисә. Көзнең матурлыгына, дөньяның гел бертөрле генә түгеллегенә инангандай, күтәрелеп бер Әлфискә, бер тәрәзәгә карады. Кырыенда утырган дустының күзләре, елмаюы да бүген бөтенләй үзгә булып күренде аңа. Укытучы апасы аның исемен әйткәч кенәт уянып киткәндәй булды. Үзе сөйләячәк әсәрне башлый аплмый азапланды. Әлфиснең шуенда: 

    –    Апа, мин сөйли торыйм әле, – дип аны коткарып калганы бүгенгегә кадәр хәтеренә уелып калган. 

    Мәктәп еллары сизелмичә уза торды. Классташлар да үсеп, үзгәреп, дусларына, тормышка башкача карый, укып бетергәч каядыр китү турында сүз куер]та башладылар. Кечкенәдән укытучы булырга хыялланган Нәфисә башка юлны сайлау турында уйлап та карамады. Авылын, ишегалдын, әти-әнисен ташлап китүне күз алдына китерә алмаган Әлфис тә механик һөнәрен үзләштерергә уйлады. 

    –    Син укып бетереп кайт та безгә керерсең, – диде көлемсерәгән Әлфис балалачактагы сөйләшүне искә төшереп. 

    –    Керермен., бер шәңгә кисәген дә, безнең бакчадагы алмаларны да икегә бүлеп ашарбыз, – дип елмайды Нәфисә. 

    Кечкенәдән берегеп үскән, шаян сүзле, бер сүздән бер-берсен аңлаган бу күгәрченнәргә олы тормыш башлау өчен кыска гына әлеге җөмләләрне әйтешеп, көлешеп алу да җитә иде. Олы дуслыкның ахыры шулай тәмамлануы да Ходайдан бирелгән бүләктер. Кырыеңдагы бәхетне ерактан эзләмә диләр бит. 

    Көзләр җитеп, миләш яфраклары алтын-кызыл төскә манчылгач, Әлфис белән Нәфисә һәр елны гаилә бәйрәме уздыра торган булдылар. Миләш яфракларыннан Әлфис, Нәфисә дип язып куялар да, көзге нигъмәтләрдән сый әзерләп якыннарын чакрыралар. Мең төрле мәшәкатьле эшкә чумып дөнья көтәләр, рәхәтләнеп ял итәләр, авылның һәр рәхәт мизгелләреннән файдаланып, сөенә-сөенә балалар үстерәләр. Гади җир бәхетен тою – матурлыкның иң биек ноктасы икәнен аларга сүзсез генә сеңдерәләр. Көзләр исә Әлфис, Нәфисә исемнәре янына яңаларын өсти тора. Бәхет җимешләренең сөекле исемнәрен. 

    Нәсимә СИПОВА.
    Иж-Бубый авылы. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: