Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Соңгы яфрак

    Сынаган бәндәмне сынармын дигән бит Аллаһы тәгалә. 2015 ел язы тагын да авыррак хәбәр китерде. Нигә яз соң ул, язлар бәхет алып килә, яз яшәү бирә диләр, ә безнең якыннарыбыз гел язларда китеп баралар. Тагын шул май ае. Әткәйнең вафатына да инде 24 ел. Кыштан бирле Әнкәйнең кәефе булмады. Гел...

    Сынаган бәндәмне сынармын дигән бит Аллаһы тәгалә. 2015 ел язы тагын да авыррак хәбәр китерде. Нигә яз соң ул, язлар бәхет алып килә, яз яшәү бирә диләр, ә безнең якыннарыбыз гел язларда китеп баралар. Тагын шул май ае. Әткәйнең вафатына да инде 24 ел.

    Кыштан бирле Әнкәйнең кәефе булмады. Гел авырып торды. Май аенда Казанга больницага алып бардык. Әнкәйне караганнан соң табиб чакырып алды: "Соңга калгансыз, әниегез каты авыру, яман шеш, күп калмаган..." Әллә ишеттем, әллә юк бу сүзләрне. Коридорда әнкәй көтеп утыра, авыртына бәгърем, ничекләр янына чыгыйм икән? Ничекләр зәңгәр күзләренә тутырып карыйм икән? Еламаска кирәк. Ничек тә еламаска кирәк. Берүк сизә күрмәсен, мескенем. Аның бит бик яшисе килә. "Мин яшәргә тиеш", - ди бит ул.

    «...Анда икенче пациент көтә, сез чыгасызмы?" - дигән сүзгә уянып киткәндәй булдым. "Әйе, әйе, хәзер. Сез әнкәйне үлә дидегезме?" - дигән сорауга шундый гаҗәпләнеп карады табиб. "Мин Алла түгел, ләкин бу чирдән калып булмый, саубулыгыз." Нинди дорфалык. Мин җылы сүз, юату көткән идем бит. Әни бит ул безнең, иң кадерле, газиз кешебез. Ниләр эшлик икән, ни дип юатыйк икән, куркыныч түгел дип әйттеләр диик микән? Я, Ходам! Сабырлыклар бир, үтенәм. "Нәрсә диде, балам, бик авырта бит, операция диме?"- зур ышаныч көткән кебек тутырып карады газизем. Ябык гәүдәсе учыма сыеп беткәндәй күкрәгемә сеңде. Җаным эчтән үксеп, ярсып елый. Сизә күрмәсен тагын, әни кеше баласының эчке дөньясын сизә бит ул. Күзләрем яшьләнеп тормый микән инде? Тамагыма төер тыгылырга тора бит ә. Ничек йотыйм соң? "Бер куркыныч әйбер дә юк, операция ясап була, кайгырмагыз диделәр, әнкәй, бар да әйбәт булачак, син борчылма, елама яме, әнә күрәсеңме, монда күпме кеше, күбесен булмый дип кире боралар, ә безгә була диделәр бит."- алдыйм, беренче тапкыр шушы яшемә җитеп әнкәйне алдыйм, я, Ходаем кичер мине. Шулай эшләмәсәк, тагы да начар булачак, Әнкәйгә тагы да авыр булачак. Ә болай ул ышанып, өмет белән күпмедер яшәячәк. Ышану бераз гына булса да гомерен озайтачак бит, бердәнберемнең. Бер атнадан операция ясадылар. Уңышлы булмады, өметләребез дә акланмады. "Я туган көненә кадәр, я туган көненнән соң," - диде табиб. Муен артына китереп суктылармыни, баш әйләнеп китте. Операциягә кадәр ниндидер ышаныч бар иде бит, югыйсә. Казан урамнарын ярып кычкырасы килә. "Нигә-ә-ә-ә-ә-ә? Әнкәй! Әнкә-ә-ә-й!"

    Авылга, өйгә кайттык. Өчәүләп карыйбыз. Яныннан да китмибез. Көлеп, шаярып сөйләшкән булабыз. Безгә кушылып ул да көлә. Безне көлдергән була. Чир турында сораша башласа да, сүзне икенчегә борып алып кереп китәбез. Гел алдашуга корылган бу сөйләшүдән канәгать тә калмый үзе, ләкин сиздерми дә. Безне белмиләр дип уйлыйдыр ул. Хәле мөшкел. Сизенә, аңлый бугай. "Бер дә хәлем алга түгел, йотып булмый бит, нигә алай икән? Ашап булмый бит балалар, нигә микән?" - дигән сораудан куркып торабыз. Җавап тагын шул алдакчы сүзләр белән тәмамлана. Бар икән күрәселәр! Эчтән елау, тыштан көлү катыш халәт, бәрәңге бакчасына чыгу белән, үксеп елауга әйләнә. Һич туктап булмый. Хәзер тизрәк туктамасаң күзләр кызарып чыгачак, өйгә кергәч әнкәй сизсә... Туктарга кирәк! Бәрәңге бакчасы өчебез өчен дә елау урынына әйләнде. Көн саен яныннан кеше өзелмәде. Туганнар, авылдашлар гел хәлен белеп тордылар. Без сиздермәсәк тә белделәр инде алар әнкәйнең каты авыру икәнен. Ләкин беркем безгә бер сүз әйтмәде, сорашмады. Бары кызганулы караш аша гына аңлый идек, аларның әйтәсе килеп, әйтмичә калдырган сүзләрен. Әнкәйнең көне алар белән тиз үтә. Безгә дә рәхәт иде. Кич җитсә генә авыруы көчәя. Фельдшер апабыз бездә кунды дияргә дә була, бәгърем. Әнкәй аңа Аллага ышангандай ышанды. "Хәлемне җиңеләйтәсең, рәхмәт ", - дия иде.

    Җәе дә җәй төсле булмады, ике көн кояш кыздырса, унар көн яңгыр ява. Бакчаны чүп баса. Яңгырлы көннәрдә әнкәйгә тагын да авыррак. Җәй шулай узды быел.

    Сентябрьгә кердек. 21ендә әнкәйнең туган көне - 60 яшь. Йөрәк жу итә. Соңгы ае түгел микән? Табиб әйтте бит! Ничек кичерербез бу үлемне? Уйларны куасы килә. Китәме соң ул? Башны кайната бу начар уй дигәннәре.

    Бәрәңге казыдык. Уңды быел бәрәңге. Әнкәй бакчага карарга чыкты. Урындыкка йомшак мендәр салып утырттык. Гомер буе эш дип җенләнгән әнкәйнең тыныч кына утыра алмавы сизелеп тора. Җыясы, казыйсы килә, сизеп торабыз. "Ярамый бит менә шушы операция белән, 6 ай сакланырга диләр бит. Киләсе елга эшләп булыр микән инде, бу дөньяны кем көтәр, эш күп бит хуҗалыкта". Ах, бу сүзләр, үзәкләрне телә бит, ә! "Ярар, балалар керәм әле мин, әллә нәрсә авыраеп киттем." Өйгә кертеп, яткырып куйдык. "Мин үзем әкрен ятам, эшләгез, бәрәңгене алып бетерергә иде тизрәк, яңгырга китүе бар, көннең рәте юк, минем дә рәт юк, сизәм яңгыр буласын, ашау да юк бит әле сезне ашатырга, ашау эзерләргә дә ярамыйм бит ичмасам, тиз генә нәрсә пешерерсез икән?" - дип һаман борчыла, җимешем. "Ашау бетмәгән, бәрәңге казаганда бәрәңге инде, ял ит,"-дип кире бакчага чыгып киттек. Тагын бәрәңге бакчасында елау. Тырыштык, бәрәңгене алып бетердек, урнаштырдык. Базга керүгә үк кычкырып хәлен сорыйбыз. "Әйбәт, әйбәт, эшләгез балалар мин әкрен ятам". Тынычланып эшне дәвам итәбез. Бәлки терелер... Эш төгәлләнеп килә. "Апа, бәрәңге булса да эрчеп пешәргә куеп чыгыйм әле, ашыйсы килә башлады бит" , - диде сеңлем. "Син бар, кәстрүл алып чык әле, менә бу олы киселгән бәрәңгеләрне эрче", - дидем.

    Озак та тормады сеңлем кире әйләнеп чыкты да, катып басып тора. Мин дә бәрәңге тутырган җиремнән күземне дә алмыйм. "Нәрсә булды!"- дип кычкырдым. Әйдәгез, өйгә! - диюгә бөтен тәнебез уттай кызып, өйгә ничек кереп җиткәнебезне дә сизмәдек. Баскычны бер генә сикердек. Ак яулыгын бәйләгән, аш пешерү бүлмәсендә, нәкъ элеккечә итеп, сап-сары ак май белән 2 таба шәңгә, ике таба йомырка белән яшел суган кыягы турап пешергән пирожкиларын майлап, әнкәй басып тора. Хәле беткән, күренеп тора. "Нишләвең инде бу, әнкәй, нишләвең? Ул табаларны сиңа күтәрергә ярыймыни, кызу духовка янында нишләп торасың инде, көчең дә юк бит, ул камырны ничек бастың?....һ.б." Карап торды да: "Кара син боларны, йомырка эчендәге сарылар, мине өйрәтәләр бит, ә. Рәхмәт әйтәсе урында". Без бер мәлгә телсез калдык та, көлеп җибәрдек. "Менә шулай, бәбекәйләрем. Сез эш эшләп, мин ятып тора аламмы соң, ничә еллар шулай камыр белән сыйлый идем бит. Исән чагымда ашатам әле, мин үлгәч, ишектән дә кайтып керә алмассыз. Әйдәгез, былбылларым, утырыгыз". Йөрәкне ачып күпмедерен бир әниеңә дисәләр, минутында бирергә әзер идем, яшәсен генә. "Рәхмәт, әнкәй, ә үлем турында бүтән сөйләмә яме," - дигән сүзгә җавап булмады. Ул камырларның тәмлелеге, авызда эри. Әйе, ул авылыбызда иң шәп аш-су остасы. Аның ризыклары һәрвакыт сихәтле. Бик тәмле пешерә ул. Кергән кешене чәй эчермичә чыгармый.

    4 табадан җилләр исте, без ашаганда өстәлләр селкенеп торды. Әнкәй генә бәгърем ашый алмады, шәңгәнең бер кыйпылчыгы тыгылып, бик озак ютәлләп, көчкә чыгарды. Ашый алмау аның өчен дөньядагы иң авыр газапларның, иң авыр сынауларның берсе иде. Тилмерә бит бәгырь кисәгем минем. Ай бу яман чир дигәннәрең, нинди явыз нәрсә икән бит! Нигә безнең әнкәйгә тигән ул? Яшәргә тиеш бит ул! Ул бит безне ялгыз үстерде. Күпме газаплар күрде бит ул без үскәндә. Авыр килгән инде, җаныема, авыр килгән. Без бәләкәй чакта шушы бәрәңгеләрне бер үзе утыртып, казып, ташыган бит инде ул. Күз алдына китерүе хаттә авыр.

    Сентябрь үз көенә әкрен генә салкын җилләре белән үтеп бара. Яңгыр ява. Үлән, агачлар да саргая башлады. Һәркөн иртән өй түбәсе өстеннән торналар саубуллашып уза. "Кый-гак, кый-гак". Зинһар, үзәкне өзмәгез, соңгы саубуллашу түгелдер бит. Җитте-е-е! Бакча кырындагы каеннарның да соңгы яфраклары гына калып бара. Яшим диеп күпме тартышты бер яфрак, ләкин ул да өзелеп китеп, җил белән каядыр очып китте. Соңгы яфрак, соңгы көзме бу, Әнкәй!

    21 сентябрь. Бүген әнкәебезнең туган көне - 60 яшь! Аллага шөкер туган көнен күрә бит! Барыбыз да җыелеп, туганнар, дуслар әз генә билгеләп үттек. Бер хәле дә юк, газиземнең. Урыннан бүген бөтенләй тормады. Кич, күтәреп алып барып, күтәреп алып кайтып кына мунча юындырып чыгардык. Чиста киемне, чисталыкны бик ярата иде, гомумән саф, пакъ иде безнең әнкәй.

    24 сентябрь. Бүген зур бәйрәм - Корбан гаете! Әнкәй ике оныгына да Корбан сарык алган иде, шуны чалдык. Мулла абзый килеп башта азан әйтте, намаз укыды, аннан әнкәй аны янына чакырып алды. Үз кулы белән хәер бирде. "Яшисем килә!" - диде. Без барыбыз җыелып дога кылдык. Аннан мине чакырып алды: "Кызым, олы кәстрүл белән аш ас, зур табага итен күп итеп турап бәлеш тык, мунчаны кабызыгыз (газ мунчасы булганлыктан, кабызабыз дип сөйләшәбез), бөтен кергән, килгән кешеләрне корбан ашы эчермичә чыгармагыз, олы бәйрәм бит, балам, барсы да мунча керсен," - диде. Аш бик тәмле булып пеште, бәлешнең хуш исе бөтен өйгә таралды. Сихәте тияр, бәлки ашап та куяр әле дип, шулпа белән әз генә бәлеш алып чыктым. "Әннекәйгенәм, нинди тәмле! Эх, тамчысын да калдырмыйча ашап бетерергә иде шушы ашны, булмый шул балам, ашап булмый..." "Була әнкәй, бу догалы, сихәтле аш, әйдә әз генә." Шулай да ике чәй калагы шулпаны йота алды бит, бәгърем. Бәлешнең катысын суырды. Озак итеп дога кылды. Зур рәхмәтләр әйтте. Бәбекәйләремнең гомерен бир, сәламәтлекләрен бир, тәүфикъ бир, дип теләде. Көн кичкә авышты. Өй эче шомлана төште. Нигә алай икән? Әнкәй берәм-берәм безне янына чакыра башлады. Ләкин... Исемнәребезне әйтсә дә, безне танымады. Күзен зур итеп ачты да: "Бәбекәйләрем, минем! Я, анда кермәгез, анда менмәгез балалар, я, егылып төшәрсез, килегез, килегез монда", - диде дә, телсез калды. Безнең кечкенә чакны күрде бугай ул. Төн буе телсез ыңгырашып чыкты, без керфек тә какмый сәгатьләп никадәр кеше аны сакладык.

    25 сентябрь. Таң атты. Бакчадагы әтәчнең кычкыруы да йөрәккә тия иде. Әнкәйнең авызына су гына тигезеп торабыз. Бер нинди хәрәкәт юк, күзләре ачык та һәм еш-еш сулый гына. Бүген җомга, иң изге көн, корбан бәйрәменең икенче көне. Әнкәй көн буе шулай ятты. Шушылай яшь кенә килеш, әтисез дә ятим үсеп, әнкәйнең шулай тилмереп ятуын, үлгәнен көтү башыбызга да килмәде бит. Нинди сынаулар бирәсең инде, Аллам! Төнге сәгать 11. Әнкәйнең сулавы әкренәя бара. Фельдшер апабыз: "Соңгы минутлары, җимешемнең..."- диюен әз генә хәтерлибез. 15 минуттан әнкәй тыныч кына, сабыр гына мәңгелеккә күзләрен йомды... Ике яңагыннан соңгы тамчы күз яше чыкты. Юк, еламады ул, авырып ятканда да еламады, түзде, сабыр булды. Бик сабыр иде шул, күз нурым. Дөнья артына тибеп өйрәтте аны еламаска. Төнге сәгать 12. күрше апалардан авыр тимер караватны сөйрим. Асфальтка сөйрәлеп, әллә нинди ямьсез, ыңгырашкан тавыш чыгара кәһәр суккан карават, әнкәйне соңгы тапкыр саласы караватны болгап атасым килә. Яшь туктап тормый, елаган авазлар да чыкмый инде, бары күздән туктаусыз яшь ага. Кычкырып еларга ярамый, әнкәй борчыла диләр. Ап-ак җәймәләрне җәеп, хаҗдан кайткан ак күлмәген кигезеп, җансыз әнкәемне караватка күтәреп илтеп салдым. Каян бу кадәр көч табуымны хәзер уйлыйм да, шаккатам. Ябык, кечкенә сабый хәтле генә калды бит, газизем. Бөтен итеп ашап бетерде яман чир дигәннәре. Авыртуларыңнан котылдың, әнкәй! Бу сүзләрне әйтү ничек авыр. Котылдың!... Әстәгыфирулла! Туганнар, күршеләр белән соңгы төнне уздырдык. Ышанасы килми. Ничек авыр бу әнкәйне югалту! Әнкәйме соң ул?

    Әнкәй гомере буе берәмтекләп җыйган, кул көче белән яшәп гомер иткән, өч сабыен шунда табып үстергән, яшьли генә тол калып бөтен хуҗалыкны үз җилкәсендә ялгыз күтәргән, борчу-шатлыкларын бергә уздырган йортында соңгы төнен чыкты. Таң атты. 3-4 сәгатьтән мәңгелек йортында булачак. Я, Ходам! Каян алыйк икән түземлекләр! Иртәнге сәгать 5.30. Мулла абзый белән зиратка менеп киттем. Кайда җирлисен күрсәтергә куштылар. Кабер казучы авылдашлар килгән иде инде. "Менә монда җирләргә кирәк. Бу зират тау битенең иң югары өлеше, монда яктырак. Әнкәй караңгылыктан, салкыннан, үзе генә калудан курыкты. Кешеләрне бик яратты. Менә шушында", - дидем. Әнкәйне юарга әзерлиләр. Ак халатлы апалар әкрен генә, шаулашмый гына әнкәйнең соңгы туена ак күлмәк тегәләр. Өй эче ак нур белән тулды. Көннең җылылыгы, кояш нурлары өй эченә кереп әнкәйне төрде. Ниндидер сафлык иңгән иде ул көнне өйгә. Оҗмах бу, оҗмах нуры бу диештеләр. Берүк шулай гына була күрсен, безнең әнкәй оҗмах кошы бит ул, бәгърем! Урамга, ишек алдына кеше сыймады. Бар да әнкәйне соңгы юлга озатырга килгәннәр. Бар да елый, кызгана. Җәй буена да шушуындый ямьле көнне күрмәдек быел. Менә кыздырды ул көнне. +32 иде температура. "Әйбәт иде шул, бик әйбәт иде, урыны җәннәттә булсын..."- диештеләр. Җеназа укылып, дога кылып бетерүгә күтәреп алып чыгып та киттеләр. Ай, Ходаем шулай тизме? Бу ни хәл бу, күрми дә калабыз бит. Я, Аллам бер кемебез дә калмады бит. Нигә без болай ятим соң? Әнкәй, әнкәй, Ән-к-ә-ә-й!

    Кояш сүнде. Әйе, бүгеннән безнең өчен кояш сүнде. Әнкәй исемле з-у-у-р кояшыбыз сүнде безнең! Ул хәзер безнең өчен бары минут саен елларны бәйләп, вакытларны бик тиз уздыручы хыял гына булып кала. Аны күрәсе килү, аның белән булган вакытларны искә төшерү, аны һәр көн төшкә керсен иде, бер генә булса да сөйләшсен иде дигән теләк белән яшисе генә кала. Өй эче буп-буш. Әнкәй яткан карават та ятим калды. Без генә түгел, эт тә, мәче дә, тавыклар да, бар хуҗалык ятим калды. Гүя алар да безгә кушылып елый. Хәтта капка да гомер шыгырдамаганны, тыгызланып, шыңшып ачыла башлады. Нишләргә инде хәзер? Туган йортыбызны ачып кергән саен, тагын да кыенрак булачак икән бит. Безне монда хәзер беркем көтми. Хәер күрше апаларыбыз безнең өчен үлеп торалар. Кайтыгыз, өегезгә кайткандай кайтып йөрегез дигән сүзләр юата-юатуын, ләкин әнкәй юк шул.

    Әнкәй, әнкәем, кадерлем.... Исәнме, әнкәем! Йоклыйсыңмы? Тыныч йокла, газизиебез безнең. Исәнме, әткәем! Син дә йоклыйсың? Әнкәй белән күрешкәнсездер, хәзер сез бергә. Безне таптыгыз да, яшь кенә килеш ташлап киттегез. Рәхәтләнеп оныклар үстереп, кечкенә кызыгызның тормышлы булганын да күрмәдегез шул, бәгырьләрем. Әллә нинди язмыш булды бу! Без ничек яшәргә тиеш инде? Зинһар, хәер догагызны куеп ятыгыз, кадерлеләребез. Яткан урыннарыгыз йомшак, нурлы булсын. Амин.

    Кабер каршындагы каенның берничә генә яфрагы калган. Башта коелганнары әнкәйнең каберен каплап бетереп, алтын-су төс керткән. Соңгы яфрак. Җиргә 60 тапкыр язлар килеп, 60 тапкыр җәйләр килеп киткән. Ә бу 60 нчы көз әнкәй өчен соңгы көз иде.

    Чулпан Нурмөхәмәтова

    Көчек - Әгерҗе

     

     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: