24 апрельдән 26 апрельгә кадәр «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясе узачак
2026 елда «Татарча диктант» унберенче тапкыр уздырыла
Агымдагы елның 24-26 апрелендә дөньяның төрле почмакларында татар телен белү дәрәҗәсен ачыклау һәм аны киңрәк таныту максатыннан «Татарча диктант» Бөтендөнья мәгариф акциясе үтәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында хәбәр иттеләр.
Акциядә мәктәп укучылары һәм студентлар, укытучылар һәм фәнни хезмәткәрләр, мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, шулай ук татар телен өйрәнүче башка милләт вәкилләре дә катнаша ала. Акциядә катнашу ирекле һәм бушлай: яшенә, җенесенә, белеменә һәм һөнәренә карамастан, анда һәркем катнаша ала.
2026 елда «Татарча диктант» унберенче тапкыр уздырыла. Чара татар телен, әдәбиятын һәм милли үзаңны үстерүгә зур өлеш керткән бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана. Әлеге проект Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла һәм туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерүне максат итеп куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев