Әгерҗедә яңа мәктәп төзелә
Әгерҗедә 500 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше 701 миллион сумга исәпләнгән
Әгерҗедә яңа мәктәп төзелә. 500 укучыга исәпләнгән мәктәп төзелеше 701 миллион сумга исәпләнгән. Аның төзелеше 1936 елда сафка баскан 1нче гимназия бинасының авария хәлендә дип танылуы белән бәйле. Әлеге тендер турында мәгълүмат дәүләт сатып алулар порталында урнаштырылган.
Проект нигезендә мәктәп янәшәсендә күпфункцияле үзәк тә төзелә. Әлеге үзәк мәгариф, спорт һәм мәдәни-ял итү юнәлешләрен үз эченә ала. Ике объектны – мәктәпне һәм үзәкне – гамәлгә ашыруга тотылачак гомуми бюджет 1,3 миллиард сум дип бәяләнә.
Төзелеш эшләрен башкаручы – Татарстан Республикасы «Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев