Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Аккалфаклылардан берничә рецепт тәкъдим итәбез

Саклап куегыз

Җәй соңлап килсә дә, күпләрегезнең теплицада кыярлары өлгерде. Бик тиздән помидор, борычлар да кызара башлар.
Газета укучы аккалфаклылардан үзләре сынап караган берничә рецепт тәкъдим итәбез.

КЫЯРНЫ – “МИНЕРАЛКА“ДА

Миләүшә ШӘЙХӘЙДАРОВА, Әгерҗе шәһәре: 

–    Безгә аз тозлы кыярны минераль суда тозлау ошый.
Кирәк:
1 кило кыяр,
1 литр газлы су,
2 аш кашыгы диңгез тозы,
3 төш сарымсак (пычак белән изеп), 
укроп.
Әзерлибез:

Тәмләткечләрне банка төбенә салып,  кыяр тутырабыз. Өстенә минераль су агызып, банканы 12 сәгатькә суыткычка куябыз. Бик тәмле, аз тозлы кыяр кетердәп тора. 

КЕТЧУП

Филисә ГАЛИЕВА, Әгерҗе шәһәре: 
Кирәк:
4 кило помидор,
10 данә хуш исле кара борыч,
15 канәфер,
1 чәй калагы дарчин (корица),
1 чәй калагы гәрчич,
1 аш кашыгы тоз,
12 аш кашыгы шикәр комы,
2-3 төш сарымсак.

Помидорны иттарткычтан, сарымсакны угычтан чыгарабыз. 3 сәгатькә якын әкрен генә кайнатабыз. Соңыннан 1 аш кашыгы уксус эссенциясе салып, биш минут кайнатабыз да стерильләштерелгән банкаларга тутырып куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев