Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Алия Фәтхуллина: Өлкән кыз буларак, мин – әти-әниемнең олы ярдәмчесе

Бигрәк тә әниемә булышырга яратам

Без – гаиләдә дүрт кеше. Әтием Раил, әнием Гөлгенә, мин һәм энем Раяз. Өлкән кыз буларак, мин – әти-әниемнең олы ярдәмчесе.

Бигрәк тә әниемә булышырга яратам. Өй җыештырсак та бергә эшлибез, ашарга әзерләсәк тә мин аның янында кайнашам. Бәлеш,  өчпочмак пешерсәк, әни камыр басып, ит турый, мин бәрәңге, суган әрчим. Икебез эшләгәнгәдер, манты, кыстыбыйлар да бик тиз табын түрендә була. Соңгы вакытта меренгалы рулетларда ясый башла дык.

Ингредиентлары күп булмаса да, аны ясау мәшәкатьлерәк. Беренчесеннән үк килеп тә чыкмаска мөмкин. Шуңа күрә әнием белән киңәшләшеп эшлибез. Гаилә бәйрәмнәре булганда, авылда яшәүче бабай­әбиләребез янына да үзебез әзерләгән күчтәнәчләр белән кайтырга яратабыз.

Алия ФӘТХУЛЛИНА, 2нче мәктәпнең 10 сыйныф укучыс

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев