Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Алмадан как ясыйбыз

Хуҗабикәләр аны ясауның иң гади, әмма иң тәмле рецептларын беләләр

Быел алма уңышы да сөендерерлек булды. Алма кайнатмасы, алма повидлосы, алма компоты, алма согы... Күпләр бәлешен дә яраталар. Алма кагы да телне йотарлык була. Хуҗабикәләр аны ясауның иң гади, әмма иң тәмле рецептларын беләләр. 

Чулпан ХИКМӘТУЛЛИНА, Ямурза авылы: 

–    Алманың үзәген алып турыйм. Кабыгын әрчемәсәң дә ярый. Әмма алма катырак булса, мин әрчү ягында. Төбенә аз гына су салып пешерергә куям. Сусыл алма булса, су салмыйм. Шикәр комы да өстәмим. Без әчкелтем как яратабыз. 

Пешкәч иләктән чыгарып, майланган табага 2-3 мм калынлыкта җәям. 

Мин киптерүнең җайлы ысулын уйлап таптым. Аш кайнап чыккач, ул пешкәнче капкач урынына табаны утыртам да 2 сәгать тотам. Шул вакыт эчендә как әзер була. 

Аидә ЙОСЫПОВА, Әгерҗе шәһәре: 

–    Алманың үзәген алып, турап кәстрүлгә тутырганнан соң, аз гына су салып ярты сәгать чамасы томалап пешерәм. Алманың әчелегенә карап шикәр комы өстим. Аннан махсус киптергечтә (сушилка) 6 сәгать тотам. 

Мин алма кагы тагын да тәмлерәк булсын өчен кайвакыт кайнатмалар да өстим. Мәсәлән, алманы иләктән чыгаргач, аңа кара карлыган кайнатмасы өстәсәң, әчкелтем була. 

Резидә ЗАКИРОВА, Әгерҗе шәһәре: 

–    Алманы пешереп, иләктән сөзгәч, тәменә карап шикәр комы салып болгатам да майланган табага җәям һәм электр духовкасына тыгам. Ул ныгытып кызгач сүндерәм. Берничә тапкыр шулай эшлим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев