Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Аш-су остасы Мәрьям Минеголовадан “Кабаклы йөзем бәлеше“.

Аш-су остасы Мәрьям Минеголова хуҗабикәләргә “Кабаклы йөзем бәлеше“ рецепты тәкъдим итә.

  • Минем бәлешне рецепт буенча эшләгән юк, күз чамасы белән эшлим. Кайвакыт олы табада, кайвакыт бәләкәй табада пешерәсе була, шуңа күрә "сәйфи" чамасы миндә. Элек әбием шулай дия иде күз чамасы дигәнне.
    Бәлеш өчен мин камырны ит бәлешеме, җимеш бәлешеме, өчпомакмы, һәрвакыт 2-3 сәгать алдан ясап куям.

Ит шулпасына көнбагыш мае салдым да, чеметеп кенә чәй содасы, тоз салып камыр бастым. Ит шулпасы булмаган очракта, кайнаган 1 стакан тулар тулмас җылымса су, ярты стакан көнбагыш мае салам.

Кабакны вак итеп турадым.

Дөгене тозлы суда бүрттердем. Бүрттергәндә әз генә көнбагыш мае салам.
Җимешне юып җылымса суда тотып алдым.
Кабак, җимеш, дөге, шикәр комы салып болгаттым, тозын чамалагыз.

Камырны җәйдем, эчлек салдым, ак май салам да, бөреп пешерергә куям.

 

Мәрьям Минеголова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев