Балан вареньесы, бәлеше, катыгы
Хуҗабикәләргә тәмле рецептлар
Балан диюгә тәлгәшләрендә уттай янып асылынып торучы җете кызыл әче җимешләр күз алдына килә.
Эх, күпләр яшь вакытларында көзен аланнарга җәяүләп тә, ат, мотоцикл белән барып та капчык-капчык балан җыйганнарын хәтерлиләрдер әле. Хәзер инде табигать кочагында балан җыюлар сагынып сөйләргә генә калды. Һәр хуҗалыкның бакчасында үсә балан.
Табын түрен дә баланнан әзерләнгән ризыклар төрлелеге бизи. Сүзне хуҗабикәләргә бирик әле.
КАЙНАТМА
Баланга аз гына су салып кайнатам. Аннан сөзгеч аша үткәрәм. 1 кило массага 1 кило исәбеннән шикәр комы салып ярты сәгать кайнатам. Аннан тагын 1 кило шикәр комы өстәп, эреп беткәнче озаклап болгатып торам.
Гөлия ВӘЛИЕВА.
Исәнбай авылы.
Фотоны Г.Вәлиева тәкъдим итте.
Ххх
Без балан кайнатмасын бик яратабыз. Кәстрүлгә баланны, аннан аны күмәрлек итеп су сала да пешерергә куям. Кайнап чыккач 20-30 минут пешерәм. Аннан дуршлаг аша сөзәм. Мин шикәр комын чамалап кына салам. Аны тәменчә өстәгәннән соң сүрән утта кайнатып чыгарам да газны сүндерәм.
Икенче көнне банкаларга тутырам.
Луиза ГАЗИЗОВА.
Иж-Бубый авылы.
БӘЛЕШ
Балан бәлешен Тирсәдә гомер кичерүче әнием Фирдания Төхвәтуллина рецепты буенча пешерәм.
Камыр өчен: 1 аш чүмече кефир, 0,5 аш чүмеше көнбагыш мае, 1 аш кашыгы майонез, чәй калагының өчтән бер өлеше сода, шуның кадәр үк тоз. Он салып камыр басам.
Камыр ял иткән арада эчлек әзерлим.
Баланны скороваркага салам. Күмелгәнче су өстим. 40 минут тирәсе пешерәм. Суын түгәм. Икенче кәстрүлдә әлеге массага 2 аш кашыгы он, тәменчә шикәр комы салам да ул эрегәнче пешекләп алам.
Гөлназ ПОЛЯНЦЕВА.
Әгерҗе шәһәре.
Ххх
1 кап маргаринны эретәм дә, 0,5 стакан җылы су, өч аш кашыгы өеп майонез, өч аш кашыгы көнбагыш мае, бер аш кашыгы шикәр комы, бер чәй калагы тоз, бер аш кашыгы коры чүпрә салып, он өстәп камыр басам.
Баланны алдан пешерәм һәм сөзгеч аша үткәрәм. Шуңа тәменчә шикәр комы һәм бер аш калагы манный ярмасы кушам. Бәлешне зур табада пешерәм.
Раилә БАРИЕВА.
Уразай авылы.
Фотоны Р.Бариева тәкъдим итте
БӘЛЕШ ӨЧЕН ЭЧЛЕК ӘЗЕРЛИБЕЗ
Баланны 3 литрлы банкага тутырам һәм 3 аш кашыгы шикәр комы салып калай капкачны бормыйча гына каплап, банканы сулы кәстрүлгә утыртып 1 сәгать пешерәм. Пешкәч капкачны борып базга төшереп куям. Озак саклана, бозылмый. Шушы эчлектән дүрт бәлеш чыга.
Ә БӘЛЕШ камырын болай ясыйм: 250 грамм сөткә 6-7 аш кашыгы көнбагыш мае, 30 грамм чүпрә, аз гына тоз, шикәр комы салам.
Эчлегенә балан, тәменчә шикәр комы, 1 чәй калагы өеп “Mix Fix“ какао порошогы яки коры печеньены уалап салам.
Раушания ЯППАРОВА.
Кичкетаң авылы.
Ххх
Бәлешкә баланны пешерми генә салам. Тәлгәшләреннән әрчегәч баланны юып бер-бер бәлешлек итеп бүлеп туңдыргычка куям. Бәлеш пешерер алдыннан (ярты сәгать чамасы алдан) туңдыргычтан алам да, азрак җебегәч 1:1 исәбеннән шикәр комы салып тукмак белән изәм. Шуңа 3 аш кашыгы манный ярмасы өстим. Эчлек акмый. Балан тәме саклана.
Бәлешне төче камырга ясыйм.
Лилия ЗӘЙНЕТДИНОВА.
Әгерҗе шәһәре.
ххх
Баланны өч литрлы банкаларга тутырып сулы кәстрүлдә якынча бер сәгать пешерәм. Шуңа чамалап кипкән алма кушып иттарткычтан чыгарып, шикәр комы өстәп банкаларга тутырып капкачлап куям.
Бәлеш пешергәндә чамалап шикәр комы, азрак он өстим.
Фәнзилә ГОМӘРОВА.
Тәбәрле авылы.
БАЛАН КАТЫГЫ
Баланны пешергәннән соң бер өлешеннән балан катыгы ясыйм.
Баланга тәменчә шикәр комы, чама белән манный ярмасы кушып 15 минут чамасы сүрән утта болгатып торам. Балан катыгы әзер. Әгәр куерак булса, бәлеш өчен эчлек итәргә дә була.
Эльвира ЯСӘВИЕВА.
Салагыш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев