Балык коймагы әзерлибез
400 грамм чамасы теләсә кайсы балыкның эчен чистартып, башын өзәбез дә, тиресен салдырып, сөяген алабыз.
Филесен һәм 1-2 баш суганны иттарткыч аша чыгарабыз да , шуңа ике йомырка сытып, 3-4 кашык он кушып, яхшылап болгатабыз. Теләгән кеше вак итеп туралган укроп та өсти ала. Бу масса коймак камыры кебек булырга тиеш. Аны майлы табада коймак кебек ике катлап кыздырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев