Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Бәлешне бизәргә дә яратам

Көчек авылыннан Гөлназ САДЫЙКОВА гадәти көннәрдә дә, бәйрәмнәрдә дә якыннарын бәлеш пешереп сыйларга ярата.

  • Мин бәлеш камырына гадәттә бер аш чүмече су, ике аш чүмече сөтөсте салам. Сөтөстене шуның кадәр үк ак май белән дә алыштырырга була. Бераз тоз, чәй содасы өстим. Болай әзерләгән камыр уалучан була. Камыр үзләнсен өчен аны бераз “ял иттереп“ алу да яхшы.

Эчлек өчен ит, бәрәңге, күп итеп суган турыйм. Үрдәк, каз ите булса, аларын да өстим. Шуларга бер аш кашыгы тирәсе тоз салып озак итеп кул белән болгатам.

Камырны табага җәйгәннән соң төбен бераз кисеп куям. Эчлеген салгач, берничә урынга эчкә батырып шакмаклы ак май тыгам. Ит майлы булса, ак майны күп кулланмыйм.

Бәлешне ясап бетергәннән соң бераз бизәп тә куярга яратам. Мин, гадәттә, бәлешнең зур сырларын аерым-аерым бөреп чыгам. Болай эшләү авыр да түгел, шул ук вакытта бәлешне бизи дә. Аннан өстен майлап калынрак салфетка ябам да мичкә йә духовкага пешәргә куям. Пешеп чыкканчы карамыйм, шулпа да өстәгәнем юк.

Тәҗрибәмнән чыгып, хуҗабикәләргә берничә киңәшемне дә җиткерәсе килә: бәлешнең капкачы зуррак һәм юкарак булган саен ул тизрәк пешә. Бәлеш бәрәңгесен алдан турап куярга кирәкми. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X