Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Бәйрәм табынына ир-егетләрдән – рецептлар

Тәмле булсын

Кабымлыклы тавык

Бер тавыкны алып кисәкләргә бүләбез. Тәменчә изгән сарымсак, тоз, борыч өстәп болгатабыз да майлы табада һәр ягын унар минут кыздырабыз. Шуңа ярымбоҗралап туралган суган, угычтан уылган кишер өстәп, тагын 10 минут кыздырып алабыз. Тавыкны күмгәнче кайнаган су салып томалап пешерәбез. Кипкән базелик, лавр яфрагы салырга була. 

Әзер булгач шулпадан тавыкны алып куябыз. 

Ит янына куяр өчен кабымлык әзерлибез. Пилмән камыры ясап җәябез. Камыр өстенә ярымбоҗралап туралган суганны җәябез дә, рулет формасында төрәбез. Бишәр сантиметрлы кисәкләргә бүләбез. Суганлы камырны ит пешкән шулпага салып якынча 10 минут пешереп алабыз. Табынга тавык белән бергә бирәбез.   

Рамил ЛАТЫЙПОВ.
Әгерҗе шәһәре. 

Тозлы кыярлы итле бәрәңге

Кирәк: ит, бәрәңге, суган, сыр, маринадлаган кыяр, тоз, борыч.

Әзерлибез: 

Итне зур булмаган телемнәргә кисәбез һәм төябез. Тоз, борыч сибәбез дә табага тезәбез. Ит өстенә ярымбоҗралап туралган суган һәм угычтан уылган маринадлаган кыяр салабыз. Аннан боҗралап туралган бәрәңге тезәбез. Һәр катламнан соң майонез сылыйбыз. Азрак рассол өстәргә дә була. Өстенә угычтан уылган сыр сибәбез. Духовкада 50 минут пешерәбез. 

Александр РОМАНОВ.
Әгерҗе шәһәре.

Кара җимешле пылау

Әлеге пылау 2 кило сыер яки сарык итеннән әзерләнә. 

Кызган казанга 1-1,5 стакан чистартылган майны салабыз. Шуңа зуррак кисәкләргә туралган итне болгата-болагата акрынлап өстибез һәм кыздырабыз. Берәр кило ярымбоҗралап туралган суган, түгәрәкләп туралган кишер салабыз. Кишер пешеп чыкканда әлеге катнашманы күмгәнче су агызабыз. 
Борыч, көнчыгыш тәмләткечләре, әчерәк булсын өчен томат пастасы (шашлык өчен дигәнен түгел), тоз өстибез. Кайнап чыккач, утны акрынайтабыз, бер сәгать пешерәбез. 

Бер уч кара җимеш (шул кадәр үк күләмдә өрек, йөзем дә өстәргә мөмкин) салып, болгатабыз. 1 кило парда тотылган (пропаренный) дөгене яхшылап юып (мин 5-6 суда юам) салабыз. Шулпа дөгене күммәсә, су өстибез. Кайнап чыккач, утны акрынайтабыз һәм 30-40 минут пешерәбез. 
Яхшылап болгатканнан соң казандагы чит-читләре ачык калырлык итеп пылауның өстен керамик тәлинкә белән каплыйбыз. Ун минут көтәбез. Бу арада калган шулпа парга әйләнеп бетәргә тиеш. Казанны уттан алып капкачлап, төреп куябыз да янә 10 минут тотабыз. Соңыннан табынга бирәбез. 

Сергей БАХТИЯРОВ. Әгерҗе шәһәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев