Бәйрәм табынына коймак пешерәбез
Гает бәйрәменә Әгерҗедә яшәүче Чулпан Нурмөхәммәтовадан коймак рецепты тәкъдим итәбез.
Ярты литр су, ярты литр сөт, биш йомырка, тәменчә тоз, шикәр комы, 0,5 пачка чүпрә, 3-4 кашык көнбагыш мае салып яхшылап болгатабыз һәм он өстибез.
- Камырны 6 литрлы кәстрүлгә изәм. Кәстрүл тулгач пешерә башлыйм. Камыр бик уңа. Коймакны каз мае белән майлыйм, – ди Чулпан.
Коймакны мичтә дә, газ өстендә дә пешерергэ була. Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев