Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Аш-су

“Чәчәк” пирогы

Кичен якыннарыгызны тәмле пирог пешереп сыйлагыз, дуслар! Рецептны язылучыбыз Резеда Җиһангәрәева тәкъдим итте

Кирәк:

300 мл сөт, 5 аш кашыгы шикәр комы, 11 грамм коры чүпрә, 1/3 чәй кашыгы тоз, 100 грамм ак май, 2 йомырка, 15 грамм ванилин шикәре, 400 грамм төсле мармелад, 500 грамм югары сортлы он.

Әзерлибез: 

50 грамм җылы сөткә чүпрә һәм бер чәй кашыгы шикәр комы салып, күпергәнче тотабыз.

Ул арада ак майны эретәбез. Бер йомырканы калган шикәр комы белән туглыйбыз.

Бер савытка калган сөтне, тоз, ванилин шикәре, ак май, күпергән чүпрәне салып, болгатабыз. Яхшылап иләнгән он өстибез һәм камыр басабыз. Йомшак, әмма кулга ябышмый торган камыр килеп чыга.

Камырны сөлге белән каплап, 35 минут ял иттерәбез.

Кабаргач, камырны берничә тапкыр төшереп, янәдән кабартабыз.

Әзер булгач, камырны ике өлешкә бүләбез. Бер өлешен уклау ярдәмендә җәеп, майланган формага салабыз. Камырның икенче өлешен җәеп, кырлы стакан белән түгәрәкләр кисәбез. Аларны урталай бүләбез.

Мармеладны уртача кисәкләргә бүлгәлибез.

Аннан соң бер кисәк мармеладны түгәрәк яртысына куеп, почмакларын бергә тоташтырабыз. Ярымтүгәрәкләр беткәнче шундый “кулечеклар” ясыйбыз. Аларны бер-берсенә терәп, формага матурлап тезәбез.

Әзер пирог өстен тугланган йомырка белән сылыйбыз һәм 190 градуска кадәр җылытылган духовкада 45 минут пешереп алабыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев