Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Чәй гөмбәсе: файдалы да, тәмле дә

Чәй гөмбәсен элек-электән яратып кулланганнар

Тирсәдән даими газета укучыбыз Флүрә апа ӘБДЕЛМАНОВА редакциягә шалтыратып: “Чәй гөмбәсе төнәтмәсенең файдалы үзлекләре турында күп ишеткәнем бар. Үземнең дә шуны кулланып карыйсым килә. Әлеге төнәтмәне ничек ясарга һәм кулланырга кирәклеген аңлатып яза алмассызмы?“ – дип шалтыратты. 

Чәй гөмбәсен элек-электән яратып кулланганнар. Ул күп авыруларга дәва булып торган. Аны чәй куасы, маньчжурия гөмбәсе дип тә йөртәләр. Чәй гөмбәсе чүпрә һәм әче серкәле бактерияләр кушылмасыннан тора. 

Әгерҗедә яшәүче Мөнирә ЗАКИРОВА күп еллар чәй гөмбәсе төнәтмәсе ясый һәм аны гаиләләре белән яратып эчәләр. 

–    Мин кечкенә чагымда бик нык салкын тиеп авырый идем. Тамагым да еш авыртты. Шул вакытта бер табибә әниемә чәй гөмбәсе ясарга киңәш итте. Шуннан бирле аннан аерылганыбыз юк. Ирем дә, улым да, аның гаиләсе дә бик яратабыз, – ди Мөнирә ханым. 
Ул газета укучыларыбызга чәй гөмбәсе төнәтмәсен ясау турында киңәшләрен дә бирде. 

ИҢ БЕРЕНЧЕ ГӨМБӘ КИРӘК

Чәй гөмбәсен әлеге төнәтмәне ясаучы дус-туганнардан алырга була. Иң мөһиме, күгәргән булмасын һәм ис килмәсен. 

ЯСАУ ТӘРТИБЕ

3 литрлы банканы сода белән яхшылап юабыз. Чисталык мөһим, чөнки микроблар булганда гөмбә үсә алмый. Гөмбәне шуңа салабыз. Икенче банкада, мин, гадәттә, 1,5 литрга ясыйм, кайнап чыккан суда чәй пешерәбез. Ул артык куе да, сыек та булырга тиеш түгел. Әлеге катнашма җылымсага әйләнгәч 5 аш кашыгы шикәр комы өстибез, эретәбез. Марля аша сөзеп гөмбә өстенә агызабыз. Банканың өстенә марляны дүрткә бөкләп ябабыз. Капкачларга ярамый, һава керергә тиеш. 

Исегездә тотыгыз, гөмбә өстенә шикәр комы салырга ярамый, ул “үләчәк“. Банканы күләгәле урында, 25 градуста тотарга киңәш ителә. 

Гөмбә һәрчак төнәтмә өстендә булырга тиеш. Әгәр бата икән, ул –  авырый дигән сүз. Гөмбә үсә төшкәч аңа сыеклык җитми башлый, димәк, аны өч литрга җиткерергә кирәк. Шикәр комын чамалап салырга кирәк. Без баллырак яратканга, 1 литр чәйгә 4-5 аш кашыгы салам.   

НИЧЕК КУЛЛАНЫРГА

Җәй көне гөмбәнең суын дүрт, кышын алты көннән агызып алырга була. Аны берничә кат марля аша сөзеп эчәргә кирәк. Көнгә 1 литрдан артык эчәргә киңәш ителми. Ашаганда, ашаганнан соң чәйне эчмәгез, юкса тиз ачыгу хисе барлыкка килә.  

АЙГА БЕР ЮАРГА КИРӘК

Бер айдан гөмбә өстенә юка гына пленка үсеп чыга. Аны аерып алып икенче банкага салып куярга һәм “ана“ гөмбә урынына тотарга була. Гөмбәне айга бер җылымса суда юарга, астындагы элпәләрен алырга, бик калынайса урталай бүләргә кирәк. 
Гөмбәне юмаган очракта ул көрән төскә керә, тарала башлый, төнәтмә болганчыклана. 

ЗАРАРЫ БУЛЫРГА МӨМКИН. АЛДАН ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШҮ ЗАРУР. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев