Чәй янына бик тәмле, йомшак пирог рецепты
Фәрештәләр күз яше
Камыр өчен: суыткычтан алынган 80 грамм ак май, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 йомырканың сарысы, 1 аш кашыгы сөтөсте, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, 1 стакан он кирәк. Камырны басабыз һәм пакетка салып 30 минутка суыткычка куябыз.
Ул арада эчлекне әзерлибез.
Кирәк: 500 грамм эремчек, 3 йомырканың сарысы, 150 грамм шикәр комы, 0,5 стакан сөтөсте, 2-3 аш кашыгы манный ярмасы.
Барысын бергә миксер ярдәмендә болгатабыз. Әлеге рецепт диаметры 26 см булган таба өчен әзерләнә. Табаны майлыйбыз, камырны чит-читләрен табаның яртысына кадәр күтәртеп кул белән җәябез һәм эчлекне агызабыз.
Духовканы алдан кыздырабыз. Пирогны 180 градуста 25 минут пешерәбез.
Алырга 10 минут кала 4 йомырканың агына 4 аш кашыгы шикәр комы салып миксер ярдәмендә болгатабыз. Әлеге масса кашык басып торырлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Пирог пешеп чыгуга суфлены җәябез, өстен чәнечке ярдәмендә матурлыйбыз. 150 градуслы духовкага 10 минутка куябыз.
Пешеп җиткәч пирогны духовкадан алмыйбыз. Ишеген бераз ачып куеп 2 сәгать тирәсе тотабыз. Яки пешүгә алып, өстенә һава кермәслек итеп капкач каплыйбыз. 2 сәгатьтән пирог өстенә “күз яшьләре“ чыгачак.
Тәмле булсын!
Фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев