Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Чөгендер баллы булсын өчен тозлы су сибәргә кирәк?

Тозлы эремә ясау өчен 1 чиләк суда 1 аш кашыгы тоз эретергә һәм чөгендер түтәлләренә сибәргә кирәк

Чөгендер мул уңыш бирсен өчен, аңа тозлы су сибәргә кирәк. Бу хакта «БелНовости» басмасына агроном һәм ландшафт дизайнеры Анастасия Коврижных сөйләгән, дип яза «Лента.Ру».

Тозлы эремә ясау өчен 1 чиләк суда 1 аш кашыгы тоз эретергә һәм чөгендер түтәлләренә сибәргә кирәк. Агроном әйткәнчә, мондый ашлама ярдәмендә чөгендер баллырак була.

Анастасия Коврижных чөгендер үстерү өчен башка мөһим киңәшләр дә биргән. Орлыклар тишелеп чыкканчы туфракны йомшартырга кирәк. Шытымнар чыкканнан соң рәтләр арасындагы туфракны эшкәртергә була. Әмма сак булырга кирәк, үсентеләрне зарарларга ярамый.

Шулай ук чөгендергә суны да дөрес сибәргә кирәк. Бу яшелчә яңгыр яуган сыман итеп су бөркегәнне ярата.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев