Дүртенче бәбиен көтүче Ландыш Нигъмәтҗановадан гөмбә маринадлау рецепты
Куркыныч түгел, ышанычлы
Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова Мөслим урманында гөреҗдә гөмбәсе җыйган. Бу хакта "ШК"га сөйләп, гөмбәне ничек маринадлавы турында да таныштырды.
- Мөслим якларына кунакка бардык. Урман буена йөрергә чыккан идек, карасак, гөмбә мулдан үскән. Гөмбәне үзем генә җыйганым юк, һәрвакыт берәр кеше белән барам. Бу юлы бик оста, белә торган кеше белән җыйдык. Андый кеше белән куркыныч түгел, ышанычлы. Мин үзем гөмбәне бик яратам. Тиз арада гына эшкәртеп тә куйдык. Рецепты белән Инстаграмда да уртаклаштым, - диде безгә җырчы.
“Бу рецепт белән төрле гөмбәне маринадларга мөмкин”, - ди Ландыш.
7 литрлы ике чиләк гөмбәне зур кәстрүлгә урнаштырып, өстенә су салып гөмбәне бераз каплагыз. 4 олы аш кашыгы белән тоз салып, 30 минут кайнатыгыз (әшәкесен кайнатып чыгарабыз). Аннан гөмбәне су астында әйбәтләп юарга кирәк. Гөмбә суынганчы, кире шул зур кәстрүлгә салып, өч литр су белән яңадан кайнатыгыз. Кайнап чыккач, тагын 4 олы аш кашыгы тоз салыгыз, 10 минут кайнатыгыз. Реклама Шуннан соң: - 2 баш сарымсак - укроп башын сабы белән бергә турап салабыз (4-5) - 10 карлыган яфрагы - 15 данә кара борыч - 5-6 дәфнә яфрагы - 100 мл суга болгатып 1 чәй кашыгы лимон кислотасы - 100гр. уксус Тәмләткечләре белән бергә 10 минут кайнатыгыз. Утны кысып куеп, гөмбәләрне урын калдырмыйча стерильләшкән банкаларга төеп тутырыгыз. Соңыннан ябыр алдыннан, гөмбә өстен каплап, 2 аш кашыгы көнбагыш мае салып, ябып куегыз.
Тәмле булсын, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев