Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Эремчекле пирог

Якыннарыгызны сөендерегез әле, хуҗабикәләр

Чәй эчәргә бик тәмле эремчекле пирог тәкъдим итәбез. Без – редакция хезмәткәрләре пешереп карадык. Сез дә якыннарыгызны сөендерегез әле, хуҗабикәләр. 

Савытка 4 йомырка, бер чеметем тоз салып миксер белән 2-3 минут болгатабыз. Шуңа 200 грамм шикәр комы өстәп янә миксер белән агарганчы болгатабыз. Әлеге массага 120 мл чистартылган көнбагыш мае һәм шуның кадәр үк кефир салабыз да миксер белән болгатуны дәвам итәбез. Соңыннан 300 грамм он, 8 грамм камыр көпшәкләндергеч өстибез. Яхшылап болгатабыз. Камыр артык куе булмый. 

Табага азык кәгазе җәеп шуның өстенә камырны салабыз, тигезләп куябыз. 

Икенче савытка 300 грамм эремчек, 3 аш кашыгы шикәр пудрасы, 1 йомырка салып миксер белән болгатабыз. Әлеге массаны кондитер капчыгына салып камыр өстенә буйлап агызабыз. Кондитер капчыгы булмаса, аш кашыгы белән дә шахмат тәртибендә салып чагарга була. 180 градуста 45 минут пешерәбез. 

Пирогны духовкадан алгач өстенә шикәр пудрасы сибәбез. Угычтан шоколад уып та сибәргә була. Җиләк-җимешләр белән дә бизәргә мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев