Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Фаршлы пирог пешерәбез

Тәмле булсын!

Камыр өчен: 1 стакан он, 1 стакан кефир, 2 йомырка, 0,5 чәй калагы тоз, 1 чәй калагы сылама сода. 

Эчлек: 300 грамм фарш, шакмаклап туралган 2-3 данә суган, тәменчә тоз, борыч. 

Әзерлибез: кефирга сода салып 5 минутка калдырабыз. Соңыннан барлык ингредиентларны салып яхшылап болгатабыз. Фаршны суган һәм башка тәмләткечләр белән болгатабыз. Табаны майлыйбыз һәм шуңа камырның яртысын агызабыз. Фаршны салабыз. Өстенә калган камырны агызабыз. 

Духовканы алдан кабызып куябыз. 170 градуста 40 минут тирәсе пешерәбез. Тәмле булсын!   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев