Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Фастфуд турында без ниләр белмибез

Хакыйкатьне белү өчен Әгерҗе район үзәк хастаханәсе табиб-педиатры Светлана ГАЛЛӘМОВАга мөрәҗәгать иттек

Бәрәңге-фри, шаурма, пицца, наггетслар, сөтле коктейльләр – барысы да шундый тәмле! Дөрес бит? Әллә сез фастфуд яратучылардан түгелме? Ничек кенә булмасын, тиз туклану артында нәрсә яшеренгәнлеге кызыксындырмый калмас. 

Хәзер фастфуд бөтен җирдә дә бар. Тиз туклану рестораннарында ризык сатып алуга миллиардлар тотыла. Безнең кечкенә шәһәр дә искәрмә түгел. Соңгы елларда Әгерҗедә дә зур популярлык яулаган мондый төр ризыкны әзерләү өчен күп нокталар ачылды. Менюлары да төрледән-төрле. Уңайлылыгы шунда: үзеңә ошаган ризыкка заказ бирәсең дә ул 15 минутта әзер була. Өйгә дә китереп бирәләр. 

Шул ук вакытта башка төрле фикер турында да онытырга ярамый. Хәзер сәламәт яшәү рәвеше (ЗОЖ) модада, шуңа күрә “фастфуд” сүзен ишетүгә күпләр борынын җыерачак һәм мин андый әйбер ашамыйм, диячәк. Фастфуд алар уйлаганча ук зыянлымы икән соң? Ачыклап карыйк әле. 

Нәрсә соң ул фастфуд? Иң беренче чиратта, күз алдына гамбургер килер, мөгаен. Әмма “урам ашавына” кафеда әзерләнгән ризык кына керми. 
Фастфуд – ул бик тиз әзерләнә һәм шулай ук тиз ашалып та бетә торган ризыклар. 

ФАСТФУД ТУРЫНДА ӨЧ МИФ

1.Фастфуд – симерүгә сәбәпче.

Бу иң таралганыдыр, мөгаен. Бу сезнең фастфудны ни дәрәҗәдә еш куллануыгызга да, физик эш белән ничек шөгыльләнүегезгә дә бәйле. Көн саен фастфуд белән туклансагыз, әлбәттә, артык авырлык җыясыз. Сирәк кулланганда һәм физик эш белән шөгыльләәнгәндә фигура өчен борчылырга кирәкми. 

2.    Фастфуд белән тиз туярга була. 
Алай түгел. Фастфудтагы аксымнар туену хисе барлыкка китерергә мөмкин анысы. Әмма берникадәр вакыт үтүгә сезнең янә ашыйсыгыз килә башлаячак. 

3.    Өйдә әзерләнгән ризыкта калорийлар азрак. 
Бу очракта нинди ризыклар турында сүз баруын карарга кирәк. Әйтик, шул ук чизбургерда бәрәңгедән пешергән коймакка караганда май күпкә азрак. 

ЧАМАСЫН БЕЛ

Мифлар турында сөйләштек, инде хәзер хакыйкатьне белү өчен Әгерҗе район үзәк хастаханәсе табиб-педиатры Светлана ГАЛЛӘМОВАга мөрәҗәгать итик. 

–    Светлана Мөнировна,  тиз әзерләнә һәм шулай ук тиз ашалып бетә торган ризыкның, чыннан да, зыяны зурмы?

–    Күп кенә әти-әниләр, иртәме-соңмы, реклама йогынтысындамы, яшьтәшләре, әти-әниләре үрнәгендәме, балаларының фастфуд ашап карау теләге барлыкка килүе белән очрашалар. Шуңа күрә тиз туклану рестораннарына бару бала өчен бәйрәмгә әйләнергә тиеш түгел. Теләсә кайсы табиб килешер: сәламәт балага да фастфуд ашарга киңәш ителми. Сәламәтлеге белән проблемалар, ашкайнату органнарында хроник чирләр, артык авырлыгы булган балаларны андый биналарга бөтенләй алып бармаска кирәк. Кайчак, әйтик сәяхәт вакытында, аягөсте генә ашап алу кирәге чыгуы бар. Бу очракта барысы да андый ризык белән туклану ешлыгына бәйле. Ике атнага бер тапкыр фольгада пешерелгән сырлы бәрәңге, яшелчә салаты, сырлы пицца яки гамбургер ашаудан әллә ни зыян булмас, анысы. 

Мондый ашап алудан балага зыян килмәсен өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк: газлы эчемлекләр бирмәскә, фритюрда әзерләнгән ризыкны күп кулланмаска, тутырманы (колбаса ризыклары)  азрак ашарга. 

–    Хәзерге вакытта бик тә популяр булган шаурма турында нәрсә әйтерсез?

–    Составына бәйле рәвештә күп кенә табиблар шаурманы “сәламәт ризык” дип атыйлар. Чөнки анда бик күп яшелчә, ит бар. Яшелчәләр төрелгән лаваш та сәламәтлек өчен файдалы. Иттәге аксым да организм өчен мөһим роль уйный. Ит шулай ук тимер чыганагы да булып тора. 

Ххх
 

Йомгаклап, шуны әйтү кирәк: иң мөһиме, чаманы онытырга һәм тиз туклану рестораннарына йөрүне гадәткә кертергә кирәкми. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев