Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Йомырка пирожкилары өчен чүпрәле камыр

Тәмле булсын!

Камыр өчен: 400 мл сөт, 2 чәй калагы шикәр комы, 3 чәй калагы коры чүпрә, 2 чәй калагы тоз, 4  аш калагы көнбагыш мае, кирәгенчә югары сортлы он.

Сөтне, җылымса хәлгә килгәнче, җылытабыз. Чүпрә үзлекләрен югалтмасын өчен, сөт кайнар булырга тиеш түгел!

Сөтне тирән савытка бушатып, шикәр комы һәм чүпрә өстибез, чүпрәнең яңа булуы мөһим. Массаны яхшылап болгатабыз һәм чүпрә активлашсын өчен 15 минутка калдырып торабыз. Соңыннан көнбагыш мае, тоз һәм өлешләп иләнгән он салабыз. Камыр кулга ябышмый башлаганчы, изәбез, ләкин он белән тутырмыйбыз, камыр йомшак булырга тиеш.

Әзер камырны шарчык итеп әвәлибез дә, янәдән савытка салып, өстенә чиста юеш  сөлге каплап куябыз. Камырны 30 минут ял иттерәбез.

Камырның күләме 2 тапкырга арткач, порцияләргә бүләбез, суган белән катыш  йомырка әчлеген салып, пирожкиларны матур итеп бөрәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев