Җир җиләгеннән кайнатма
Җир җиләге бик күп быел
Кайнатма ясау ысулларын тәкъдим итәбез.
1. 1 кг җиләккә 1 кг шикәр комы кирәк.
Җиләкне юып, өстенә шикәр сибәбез дә сигез-ун сәгатькә калдырабыз. Соңыннан җиләкне сүрән утка кайнатырга куябыз, кайнау кергәннән соң биш минут тотабыз. Уттан алып суытабыз. Аннары кабат биш минут кайнатабыз. Процедураны өч-дүрт тапкыр кабатлыйбыз. Кайнар кайнатманы банкаларга тутырабыз.
2. 1 кг чистартылган җир җиләге, 800 г шикәр комы алабыз. Җиләк белән шикәр комын болгатып куярга һәм шикәре эресен өчен 3-4 сәгатькә калдырырга, ара-тирә болгаткалап алырга. Аннары сүрән утка куеп, кайнатып чыгарырга, суынгач тагын бер кайнатып алырга. Вак банкаларның барысын бергә духовкага куеп стерильләштерергә мөмкин. Кайнатманы 500-650 граммлы яки 1 литрлы банкаларга тутырырга һәм капрон капкач ябып, салкын урынга куярга.
3. Җир җиләге – 4 стакан, шикәр комы – 4 стакан, лимон кислотасы – 1 гр. Җир жиләгенең төпләрен чистартабыз. Юып, сөлгегә җәеп, киптерәбез. Җиләкләрне кайнатма әзерләнәчәк савытка салабыз, шикәр комы кушабыз. Алдан 1 аш кашыгы суда җебетелгән лимон кислотасы өстибез. Болай эшләү кайнатманы матур, куе төсле итәчәк. Җиләкләрне, үз суы бүленеп чыксын өчен, берничә сәгатькә яки төнгә калдырабыз. Вакыт узганнан соң, савытны кечкенә утка куябыз һәм 5 минут кайнатабыз. Өстенә җыелган күбекне җыябыз. Уттан алып, яңадан бер тәүлеккә калдырабыз. Икенче көнне утта тагын биш минут кайнатып алабыз. Кайнар килеш банкаларга тутырып, ябып куябыз.
4. Җир җиләге (чистартылган) – 1кг, шикәр - 1кг, су - 1 стакан. Кагыйдә буларак, кайнатма әзерләү шикәр сиробы ясаудан башлана. Шикәргә су салып, эреп беткәнче кайнатырга. Сироп чиста һәм үтә күренмәле булырга тиеш. Соңрак җиләкләрне сиропка әз-әзләп тиз салырга кирәк. Җиләкләрне салып бетергәч, савытны ут өстеннән алып, җиләкләр сиропка батсын һәм бөтен савытка таралсын өчен селкеткәләргә һәм кабаттан ут өстенә куярга кирәк. 10-15 минуттан соң кайнатма өстенә күбек чыга башлый, аны сак кына тишекле чүмеч белән җыеп торырга кирәк. Күбек чыкмый башлагач, кайнатма әзер санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев