Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Җир җиләгеннән компот рецепты

Кышын компотын ачсаң да өйгә хуш исе тарала

Җир җиләге кебек хуш исле, татлы җиләк бармы икән?! Кышын аның компотын гына ачсаң да өйгә хуш исе тарала. Җир җиләген чистартып, бөтен килеш яки чистартмыйча иттарткычтан чыгарып, кайнатма ясарга мөмкин. Шулай ук чистартып катырырга куярга була. Кышын чәй пешерү өчен сабагы-яфраклары белән киптерергә мөмкин.

Компот өчен беренче эш итеп су кайнатырга куям, анда баллырак булырлык итеп чама белән шикәр комы салырга. 3 литрлы банкаларны һәм капкачларны стерильләштерергә, банка саен ике бокал чистартылмаган җир җиләге салырга һәм өстенә кайнар сироп коярга да, тимер капкач белән ябарга. Банкаларның астын өскә әйләндереп куярга. Компот баллырак булгач, чистартылмаган җиләктән ясалуга карамастан әчеми. Ә бер банкадан ике банка компот чыгачак дигән сүз. Кунаклар килгәндә һәм ишле гаиләләр өчен кулай булачак. Бер банканы икегә бүлеп, калган яртысына кайнаган су өстәргә кирәк булачак.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев