Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Кабак согы рецепты

8 әфлисун кирәк булачак

Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче Гөлнара Галимуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә кабактан сок ясарга өйрәткән. Бу хакта Интертат яза.

Тәмләп карар өчен ярты порциягә дә ясарга була.

8 кг кабакны турарга, өстенә күмелгәнче су салырга. 8 әфлисунны ваклап шунда ук салырга. Кабак изелгәнче 1 сәгать пешерергә. Бу массаны сөзәргә, әфлисун кабыгын ташларга. Кабакны блендер белән вакларга. Шул массага 2 кг шикәр комы, 4-5 чәй калагы лимон кислотасы салырга һәм 10 минут кайнатырга.

Куе булган очракта кайнган су салып кайнатып алырга. Бу порциядән 16-17 литр кабак согы чыга.

Фото: © Гөлнара Галимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев