Кабактан бәлеш пешерәбез
Үтәгәннән Әлфия МУЛЛАХМӘТОВА хуҗабикәләргә кабактан бәлеш пешерү рецепты тәкъдим итә.
Камыр: 2 чүмеч сөтөсте (кибетнеке булса 2-3 аш кашыгы көнбагыш мае, авылныкы булса, 0,5 стакан җылы су) кушам. Аз гына чәй содасы, тоз өстим.
Эчлеге: кабакны турыйбыз, бер стакан йөзем җимеше, 10-15 күрәгә, шуның кадәр үк кара җимешне ваклап турап, 4/3 стакан шикәр комы, бер чеметем тоз салабыз да, бер аш чүмеше эретелгән ак май өстәп болгатабыз да бәлешне ясап тыгабыз. Духовкада пешергән очракта бәлешнең төбен тишәргә кирәк. Кабакның суы чыкмасын өчен камырны табага салгач бераз гына он сибәм. Бик тәмле дә, файдалы да була.
Әлфия МУЛЛАХМӘТОВА.
Үтәгән авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев