Кайсы ботка файдалы?
Манный ярмасы гәүдә авырлыгын арттыра
Организм өчен файдалы ботка вакланмаган ярмадан, майсыз сөттә, җиләк-җимеш кушып, шикәрсез һәм майсыз пешерелә. Һәр ярманың төрле үзлекләре бар.
Кукуруз боткасы иммунитетны ныгыта, ябыгырга ярдәм итә. Аңа бигрәк тә яз-көз өстенлек бирергә кирәк.
Дөге ашкайнату системасында авыру булганнарга киңәш ителә. Ул организмнан артык сыекчаны чыгара, йокысызлыктан булыша, анемияне кисәтә.
Карабодай боткасы бавырны чистарта, кандагы шикәрне нормада тотарга, стресска бирешмәскә ярдәм итә.
Солы боткасы матурлык бүләк итүче буларак билгеле. Анда витаминнар, минераллар, аксым, үсемлек майлары күп. Ул нерв системасын тынычландыра, йөрәккә яхшы йогынты ясый.
Манный ярмасы гәүдә авырлыгын арттыра.
Тары аз калорияле, ул матдәләр алмашынуын яхшырта, кан басымын җайга сала, арыганлык тойгысын бетерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев