Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Карбызны орлыклары белән ашарга ярыймы?

Карбыз орлыгы үзе зыянлы түгел, очраклы гына йотсагыз, куркыныч түгел

Табиб Андрей Тяжельников карбыз орлыкларының кеше организмына йогынтысы турында сөйләгән. Бу турыда РИА Новости яза.

Табиб сүзләренчә, карбыз орлыклары зыянлы түгел. Ләкин эчәклеге белән проблемалары булган кешеләргә карбыз орлыгы ашамау хәерле. Чөнки алар начар симптомнар барлыкка китерергә мөмкин.

«Карбыз орлыгы үзе зыянлы түгел, очраклы гына йотсагыз, куркыныч түгел. Ләкин махсус рәвештә карбызны орлыклары белән бергә ашарга кирәкми. Эчәклек белән проблема булган очракта алар начар симптомнар китереп чыгара», – ди табиб.

Ул шулай ук карбызның йомшагын катысына кадәр ашап бетермәскә киңәш итә. Кабык янындагы өлештә сәламәтлеккә зыянлы булган нитратлар тупланырга мөмкин булуын искәртә.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев