Кәбестә тозлыйбыз
3 литрлы банкага 3-4 тырнак сарымсак, 6-7 данә түгәрәк кара борыч, 2-3 канәфер, 3 уртача зурлыктагы кишер, 1-2 лавр яфрагы, зур- зур кисәкләргә кискәләп кәбестә тутырабыз.
Аннан өстенә кайнар су коеп 10 минут тотабыз да суны түгәбез.
Ул арада рассол әзерлибез. Аның өчен 1,5 литр су, 2 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 стакан 9 процентлы аш серкәсе кирәк.
Аш серкәсе салмыйча гына рассолны кайнатып чыгарабыз, аннан аш серкәсе салып бер болгатып алабыз да банкага коябыз. Бер-ике көннән кәбестә тозлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев