Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Хуҗабикәләр өчен: гөмбә маринадлыйбыз

Уразайның уңган хуҗабикәләре гөмбә маринадлау рецептларын да тәкъдим иттеләр.

Рәсилә ГАРИПОВА:

– Ак гөмбәләрне югач, тоз салмыйча гына кайнатырга куябыз. 2-3 минут кайнаганнан соң суын түгеп, салкын су белән юабыз да яңадан су салып 10 минут чамасы кайнатабыз. 3 литрга 3 аш кашыгы өеп тоз, 6-7 данә борчаклы, 2-3 данә исле борыч, 3 данә канәфер салып 10 минут кайнатабыз да стерильләштерелгән банкага салабыз. Гөмбәләрдән соң укроп, 1 чәй калагы лимон кислотасы салабыз, өстенә чия яфрагы тезәбез. Иң өскә күгәрек булмасын өчен 1 чәй калагы тоз, 2 чәй калагы сыек май салынган салфетка куябыз. Банкаларны, гадәттә, калай капкач белән ябабыз.

Алсу ХӘБИБУЛЛИНА:

  • Ак гөмбәләрне югач, күмелерлек итеп су, тоз салып, төбенә утырганчы кайнатам. Аннары сөзеп алып, салкын суда юам. Тозлыкны салып гөмбәләрне кайнатып чыгарабыз да төбенә сарымсак салынган стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

Тозлыкны түбәндәгечә ясыйбыз: 1 литр суга 1-2 аш кашыгы тоз, 1-2 лавр яфрагы, укроп (зонт), 5-6 данә канәфер һәм борчаклы борыч салып кайнатабыз.

Банкага иң соңыннан 3 аш кашыгы уксус кислотасы салабыз. Банканы капрон капкач белән ябабыз.

Венера СИТДЫЙКОВА:

  • Ак гөмбәләрне югач, тозсыз суда пешерәбез, салкын су белән 2 тапкыр югач, тоз салып, уксус салып болгатабыз. Тоз һәм уксус яхшылап сеңсенгә 1 тәүлек тотабыз.

Тозлыкны түбәндәгечә ясыйбыз: тондырылган 3 литр салкын суга 1 пачка тозның дүрттән өч өлешен, 3-4 аш кашыгы уксус салабыз. Шул өч литр тозлык 4 өч литр банкага бүленеп салына. Банкаларга тозлык салгач, гөмбә тутырабыз, иң өскә чия яфрагы салгач, бераз тоз сибеп куябыз. Мин капрон капкач белән ябам. Капкач япканчы өскә полиэтилен куябыз, ул һава кертми.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев