Хуҗабикәләр өчен: кәбестә тозлыйбыз
3 литрлы банкага 1,5 литр су, 4 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 1 чәй калагы 70 процентлы аш серкәсе, 5 данә борчаклы борыч, 3-4 данә канәфер, 3-5 сарымсак төше кирәк.
Банканы стерильләштерәбез. Кәбестәне турап банкага тутырабыз. Сарымсак һәм түгәрәкләп киселгән кишер өстибез. Суны кайнатып чыгарабыз һәм кәбестә өстенә коябыз. 20 минут тотканнан соң, кәстрүлгә бушатып шикәр комы һәм тоз өстәп тагын 20 минутка банкага салабыз. Янә кәстрүлгә бушатып борыч һәм канәфер, аш серкәсе салып кайнатып чыгарабыз да, банкага коябыз. Су кәбестә өстен капларга тиеш. Капкачлап куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев