Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аш-су

Хуҗабикәләргә: алмадан кайнатма ясыйбыз

Беренче рецепт:

Әлеге вареньены ясау өчен ике генә ингредиент кирәк: кабыгы әрчелгән һәм үзәге алынган 1 кило алма һәм 200 грамм шикәр комы.

Алмаларны 1,5-2 сантиметр итеп турыйм да шикәр комы сибәм. Согы чыксын өчен шул рәвешле бер сәгатькә калдырам. Вакыт-вакыт болгатып торырга кирәк. Алманың согы чыкканнан соң аны акрын утка куеп кайнатып чыгарам. Төбенә ябышмасын өчен вареньены гел болгатып торырга кирәк. Әзер булгач, стерильләштерелгән банкаларга тутырып тимер капкач белән ябам.

 

Икенче рецепт:

Үзәге алынган 3 кило алманы кухня комбайны аркылы чыгарам яки угычтан уам. Эмаль кәстрүлнең төбен су белән чылатып шуңа алмаларны һәм 2 стакан шикәр комы салам. Акрын утта кайнап чыкканнан соң 5-7 минут кайнатам. Болгатып торырга онытмагыз. Кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып тимер капкач белән ябам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев