Хуҗабикәләргә: фарш белән кыздырылган ташкабак
Хуҗабикәләргә фарш белән кыздырылган ташкабак (кабачки) рецепты тәкъдим итәбез. Әзерләп карагыз әле, бик тәмле була.
Уртача зурлыктагы ташкабакның кабыгын әрчибез, телемнәргә бүләбез, эчен алабыз. Майлы табага тезеп чыкканнан соң эченә фарш салабыз.
Аның өстенә кыздырылган суган белән кишерне җәябез. Аннан соң помидорны телемнәргә бүлеп тезәбез. Соңыннан майонез сылыйбыз.
Духовкада 20 минут пешергәннән соң сыр кырырга була. Гомумән, кабымлык 40 минут тирәсе пешә. Тозлырак яратсагыз, ташкабакка тоз сибәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев