Хуҗабикәләргә: кабачки, фарш, помидордан запеканка
Яшелчәләр өлгергәндә әлеге ризыкны әзерләсәгез, үзегезгә дә, якыннарыгызга да ошаячак.
Кирәкле әйберләр: 1,2 кило кабачки, 400 грамм фарш, 3 уртача зурлыктагы суган, 2 аш кашыгы томат пастасы, 7-8 зур булмаган помидор, 100 грамм каты сыр, 4 йомырка, 150 грамма сөтөсте, тоз, борыч.
Әзерлибез:
Майсыз табада сугынны кыздырабыз да шуңа фарш салабыз. Тоз, борычлыйбыз. Томат пастасы белән болгатабыз.
Кабачкины эре угычтан уабыз. Тоз өстәп, суын сыгабыз.
Помидорларны боҗралап турыйбыз.
Йомырканы сөтөсте белән болгатып, азрак тозлыйбыз.
Табага кабачкиның ярты өлешен салып, өстенә фарш, аннан тагын кабачки җәябез. Помидорны тезеп чыгабыз. Аннан сөтөстеле йомырканы салып, сыр уабыз.
Духовкада 30-35 минут пешерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев